XVIII Республикакүләм Сәләт «Əйдаманнар мәктәбе» тәмам кире кайтырга

Завершилась XVIII Республиканская «Школа вожатых»

25-30-нчы гыйнвар аралыгында,  «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә (Биектау районы, Крутушка бистәсе) XVIII Республикакүләм Сәләт «Əйдаманнар мәктәбе» узды. Чара Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы; яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә үткәрелә.

   «Әйдаманнар мәктәбе» «Сәләт»нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла.  Мәктәптә 150-гә якын кеше катнашты. Алар арасында үткән еллардагы катнашучылар да, әле күптән түгел генә Сәләт Йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар иде.

Уку-укыту программасы кысаларында әйдаманлыкка ия булырга тиешле сыйфатлар ачыкланды: чын әйдаман психолог та, оратор, оештыручы, укытучы да була белергә тиеш.

Әйдаманнар – «Сәләт» берләшмәсенең җәйге проектларында төп рольне уйнаучы кешеләр булып тора. Смена барышында алар барлык җәйге аланнар белән дә якыннан танышты,  биредә «Сәләт 2019» форумының концепцияләрен булдырды, һәрберсенең командадагы урыны, тоткан роле, бурычлары билгеләнде. Шулай ук бер атна эчендә алар спорт, уку-укыту, тәрбия бирү чараларының программаларын төзү белән дә мәшгуль булды.

   Җәйге аланнарда әйдаман булып катнашучы яшьләр өчен укыту программасын үз эченә алучы 5 көнлек интенсив үзенең барлык максатларын да үтәде дип әйтергә мөмкин. Катнашучылар Сәләт тарихы белән таныштылар, аланнарда эшләү үзенчәлекләренә төшенделәр. Мәктәптә булган 135 студентның 80%ы - кичәге сәлкешләр, ягъни әле узган җәйне генә Сәләт аланнарында ял иткән яшьләр. Алар өчен «Әйдаманнар мәктәбе» - яңә дәрәҗә, сынау һәм, әлбәттә, Сәләт мохитендә үсү мөмкинлеге.

   «Әйдаманнар мәктәбе»нең уку-укыту программасы үз эченә күп төрле юнәлешләрне ала. Көненә 8 сәгать эчендә студентлар балалар белән эшләү үзенчәлекләрен, педагогик һәм психологик очракларны дөрес чишү, шәмчекләрне, дәресләрне, остаханәләрне үткәрү серен өйрәнделәр. Әлеге темаларда аларга башҗитәкләр (2019-нчы елның җәендә Сәләт аланнарында директор һәм өлкән әйдаман булучылар) һәм чакырылган укытучылар ярдәм иттеләр.

   «Әйдаманнар балалар белән эшләргә әзер!» - дип әйтү өчен тагын берничә мөһим этапны узасы калды. Ул да булса Сәләт Йортында март-апрель айларында уздырылачак дәресләр, медосмотр һәм башка административ сораулар. Гомумән алганда, һәрбер катнашучыда әйдаман башлангычы бар, һәм бу безне нык сөендерә. Бу елгы җәй, ким дигәндә, узган җәй сыман атмосфералы һәм җылы булыр дип ышанып калабыз. Әйдаманнар, һичшиксез әлеге максатны үтәү өчен барысын да эшләргә әзер.

   Июнь-август айларында үтүче Сәләт Биләр форумы сменаларына әйдаманнар туплау максаты белән, март-апрель айларында «Әйдаманнар мәктәбе»нең тагын бер күчмә сессиясе булыр дип көтелә. Язга таба бу планга төгәллек керер дип уйлыйбыз», дип фикерен белдерде «Әйдаманнар мәктәбе» координаторы Игорь Смирнов.