«Осталар бистәсе» 80 креатив инженер әзерләде кире кайтырга

«Осталар бистәсе» выпустил 80 креативных инженеров

Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә Сәләт берләшмәсенең «Осталар бистәсе» аланы тәмамланды. Әлеге смена үзенә алтын куллы балаларны җыя, максат итеп шәхес үстерү, белем алуга шартлар тудыру, һөнәри юнәлеш бирүне ала.

Быел алан «Университет талантов» һәм КНИТУ-КАИ инженерия лицее белән берлектә уздырылды.

Сменада 9-17 яшь аралыгындагы 80 бала катнашты. Алар арасында Татарстан яшьләре генә түгел, Башкортостан, Самара һәм Краснодар өлкәләреннән үк килгән катнашучылар да бар. Күпләр Сәләт проектларында беренче тапкыр гына катнаша икән, барысы да сменадан канәгать калуларын белдерделәр.

Уку-укыту көнлек программаның 5 сәгатен били. Балалар төрле юнәлешләр буенча 4 төркемгә бүленә: «Робототехника», «Электроника һәм программалаштыру нигезләре», «Башлангыч техник модельләштерү» һәм «Лазерлы технологияләр». Биредә алар инженерия турында теоретик белем туплап кына калмыйча, заманча җиһазларда (лазерлы станок, плоттер) эшләп тә карый алдылар. 18 көн эчендә һәркем үз планерын ясады, көймәләр җитештерде, пневмо-гидравлик ракета, төнге яктырткычлар әмәлләде. Иң әйбәт эшләр «Осталар Бистәсе»нең күргәзмәсендә урын алды, әлеге чара – сменаның кульминацион ноктасы бит.

Күргәзмәдә «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманвова һәм КНИТУ-КАИ инженерия лицееның директоры Динар Габидуллин да катнашты. Кунаклар сәләтле яшьләрнең эшләрен югары бәяләделәр, хезмәттәшлек турында да сөйләштеләр.

Алия Вәлиева, сменаның директоры:

- Балалар бәхетле һәм шат. Димәк, алар әйбәт ял иткәннәр. Бу безнең өчен иң мөһиме. Дәресләрдән кала интеллектуаль һәм спорт уеннары да үткәрдек, КВН уйнадык, «Аулак өй»гә җыелдык. Беркемнең дә әйдаманнарыннан аерылып өйгә кайтасы килмәде. Командабыз белән берлектә шундый смена оештыра алганыбызга бик шатмын. Балалар күп нәрсәгә өйрәнделәр, күзаллауларын киңәйттеләр.

Артур Әминов, катнашучы:

- Сәләттә мин беренче тапкыр. Татарстанда тудым, тик инде 3 ел Краснодар өлкәсендә яшим. Смена бик шәп үтте! Дәресләр ошады, без аларда CorelDraw, Scratch, Arduino программаларында эшләдек. Һәр көнне төркемнәргә махсус биремнәр бирелә иде. Тагын киләм әле.

Илнар Шабанов, катнашучы:

- Мин Сызраньнан. Сәләт турында әтием белән шәһәребезнең Милли-мәдәни татар автономиясендә ишеттек. Аның җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов безгә шушы аланга барырга киңәш бирде. Бик зур рәхмәт аңа! Смена ошады. Рәхмәт!