Безнең проектларда катнашыгыз! кире кайтырга

Афиша мероприятий на неделю

Бу атнага афиша белән танышыйк. Безнең проектларда катнашыгыз һәм дусларыгызны да чакырыгыз. 

ДШ, 16.30, Сәләт Йорты «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, Олимпиадалы программалаштыру. 

Дәресләрне республикабызның әйдәп баручы студентлары, аспирантлары һәм укытучылары алып бара. Программа 12-18 яшьлек укучылар өчен каралган. 

ДШ-ЯКШselet.biz сайтында «Сәмрух» ел премиясенә гариза бирү дәвам итә. 

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә «Сәләт» берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар катнаша. 

СШ, 16.30, Сәләт Йорты «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе дәресләре. 

ЧР, 17.00, Сәләт Йорты «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «3d-модельләштерү».

ЧР, 18.00 Сәләт Йорты Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасы. 

Төп максаты: ТР яшьләр дебатларын популярлаштыру һәм яшь буында татар теленә, мәдәниятка булган мәхәббәт уяту«Безнең фикер» клубы ярдәмендә яшьләр аудитория каршында чыгыш ясарга, аналитик фикер йөртергә өйрәнәләр. Атнаның һәр чәршәмбесендә 18:00дә күренекле шәхесләр белән күнекмәләрдә катнашалар. Чаралар, гадәттә, мастер-класс, дискуссия, квест, остаханәләр форматында уздырыла. 14 яшьтән башлап мәктәп укучылары, урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортларында укучы студентлар биредә катнашып, үз фикерләрен җиткерә алалар. 

ЧР, 18:30 Сәләт Йорты «Әйдаманнар мәктәбе» дәресе. 

Ел әйләнәсе эшләүче «Әйдаманнар мәктәбе»:

- Сәләт йортында 2 атнага 1 үткәрелүче дәресләр;

- студентларның каникуллары вакытында махсус мәктәп;

- татар теле дәресләре;

- җәйге профильле сменалар директорлары белән әңгәмәләргә әзерлек.

ПН, 16.00, Сәләт Йорты «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «Системалы администрацияләү».

ПН, 19:00, Сәләт Йорты «Talkыш каләве» инглиз телендә узучы дискуссион клубның икенче очрашуы.

Төрле темаларга диалог форматында аралашу, фильмнар карау планлаштырылган. Spell battles, күренекле кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар да күздә тотыла. 

ҖМ, 16.30, Сәләт Йорты «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «С++ синтаксисын өйрәнү».

ҖМ, 18.30, Сәләт Йорты «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «Схемотехника».

ҖМ, 8:30-18:00, Сәләт Йорты «Бикафест» фестиваленең сайлап алу туры. 

«БикаФест» фестивале түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- иң оста автор-башкаручы;

- иң оста коллектив-башкаручы;

- татар халык җырын иң оста башкаручы;

- татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы;

- үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция);

- башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).

ШМ, 17:00, Сәләт Йорты «Бикафест» фестиваленең гала-концерты. 

ШМ, 9.20, Сәләт Йорты «Бәләкәч» проекты дәресләре. 

«Бәләкәч» проекты – әти-әниләре Сәләттә тәрбияләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җыючы һәм үстерүче проект ул. 

ШМ, 16.00, Сәләт Йорты «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «Сайтлар ясау».

ЯКШ, 17:00, Сәләт Йорты «Мирах» лигасы күнекмәсе.

Дәресләр «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены форматында уза.