«Дүртенче сәнәгать революциясе өндәмәләре» экспертлар сессиясе кире кайтырга

Экспертная сессия «Вызовы четвертой промышленной революции»

Бүген Сәләт йортында (Островский ур., 23) «Сәләт – Университет Талантов» оешмалары һәм Сәләтнең җәйге профильле сменалары өчен сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, табу һәм аларны үстерү буенча I Халыкара биенналесы кысаларында, дүртенче сәнәгать революциясе өндәмәләренә багышланган экспертлар сессиясе узды. Сессиядә аның төп трендлары, тенденцияләре һәм өндәмәләре хакында фикер алыштык. Аерым игътибар дүртенче сәнәгать революциясе контекстында кешенең милли тәңгәллегенә бирелде.

Сессиянең экспертлары:

- Нияз Гафиятуллин – Казан шәһәре Думасы депутаты, «Международная школа Казани» директоры;

- Антон Грачев – «Югары технологияләр өлкәсе технопаркы «IТ-парк» директоры;

- Рабит Батулла – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;

- Индус Таһиров – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы;

- Фәридә Нәҗметдинова – Казан дәүләт аграр университеты Икътисад институтының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы җитәкчесе;

- Айдар Акмалов – «Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасының башкарма директоры; 

- Тимур Сөләйманов –  Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фондының башкарма директоры.

Биенналеның идеясе сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүче берләшмәнең, Рәсәй һәм чит ил  оешмаларының тупланган тәҗрибәсен уртаклашу, гомумиләштерү һәм фикер алышу өчен мәйданчык булдыруга кайтып кала.

Биеннале  Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасы тарафыннан оештырыла.

Антон Грачев:

- Бүген «Дүртенче сәнәгать революциясе» терминын берничә төрле аңлатып була. Минемчә, иң универсаль аңлатма берничә элементтан тора: генетика, ясалма интеллект өстендә эшләү, яңа платформалар, бизнес алып баруның яңа модельләрен булдыру, һ.б. Күп кенә процесслар үзара тыгыз бәйләнештә. Аерым дәүләтләрнең үсеше турында сөйләшсәк, киләчәктә зур игътибар интернет үсеше чорында тәрбияләнгән буынга кайтып калачак. Чөнки нәкъ менә алар яңа технологияләр булдыру өстендә зур эш башкарырга сәләтле.

Индус Таһиров:

- Бүгенге җәмгыятьтә үзеңне эзләргә, таба белергә кирәк. Чөнки дөнья алга бара, үзгәрә. Аның белән бергә кешелек тә үзгәрә. Үзгәрүнең төп сәбәпчесе – белем. Илебез хакимияте тарафыннан яшьләр үсешенә, белем алуга зур игътибар бирелә. Ә сезгә, яшьләр, шушы мөмкинчелекләрне кулланып үсәргә генә кала!