«Әнвәр Хәйри укулары»на гариза бирү 28-нче ноябрьгә кадәр озынайтылды кире кайтырга

Продлена заявочная кампания Чтений Анвара Хайри

Игътибар!

«Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясенә гариза кабул итү кампаниясе 28-нче ноябрьгә кадәр озынайтылды.

«Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе «Сәләт» Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге Дәүләт учреждениесе ярдәме белән, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,  Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы милли китапханәсе, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Татарстан Республикасы ФА архиология институты , КФУ халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләр институты,  Алексеевск муниципаль районы администрациясе, Аксубай муниципаль районы администрациясе катнашында уздырыла. 

Бүгенге көндә конференциягә 25-тән артык гариза кабул ителде, ни куаныч,   «Мин яратам сине, илем»  юнәлешендә эшләр күбрәк. Конференциядә һәркем катнаша ала. Фәнни өлкәдә үзегезнең сәләтегезне ачар өчен бу менә дигән мөмкинчелек.    

Конференциядә тарихчы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин; Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев Биләр тарихы белән якынрак таныштырачаклар.

Мөхтәрәм кунаклар арасында Әнвәр аганың тормыш иптәше Альмира ханым, улы Айдар Хәйри,  Фәннәр академиясе академигы, Сәләт остазы Индус Таһиров, ТР Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков, Алексеевск районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Николай Чурин, ТР атказанган фән белгече Фәрит Солтанов, ТР милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова, доцент, тарих фәннәре кандидаты Зөфәр Шакиров та бар.

Ике көн дәвамында узачак укуларда катнашучыларның фәнни эшләрен тыңлау, анализлау, шулай ук кызыклы кичке чаралар, яңа форматта әдәби кичә уздыру да күздә тотыла. Кичке чараның кунаклары  – Сәләт ветераннары шагыйрә Йолдыз Миннуллина һәм Сөмбел Гаффарова.

Конференциянең максаты:

– Биләр каласы тарихын өйрәнгән, татар дөньясы тарихында зур эз калдырган галим Әнвәр Хәйри исемен мәңгеләштерү;

- укучыларда фәнни, иҗтимагый эшчәнлек алып барган галимнең фәнни-практик эшләрен укучыларда кызыксыну уяттыру;

- яшьләрдә һәм мәктәп укучыларында  тарихи-архиологик өлкәгә кагылышлы фәнни эшләрендә ярдәм итү. 

Конференция түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:                          

«Биләр каласы. Тарих: бүген һәм киләчәк».

«Әнвәр Хәйри мирасын өйрәнү».                                      

«Мин яратам сине, илем» (мисал өчен, мәктәбем тарихы, авылым тарихы, яшәгән урам тарихы.....)

«Гаиләм тарихы» (мисал өчен, минем шәҗәрәм, гаиләм белән бәйле булган истәлекләр).                                                   

Конференциядә Татарстан Республикасының 8-11-нче сыйныф укучылары һәм беренче курс студентлары катнаша ала. Фәнни эшләр бер кеше тарафыннан да, күмәк эш – 3 кеше тарафыннан да эшләнә ала. Иң мөһиме, фәнни җитәкче белән.   

Конференциядә катнашу өчен 2017-нче елның  28-нче ноябренә кадәр монда гариза калдырып,  fansar@selet.biz электрон адресына фәнни-тикшеренү эшенең тезисларын җибәрергә кирәк ( һәрбер кәгазь бите аерым файл буларак беркетелергә һәм авторларның фамилияләре күрсәтелергә тиеш).