Фәрит Габделганиев: «Татар теле дә чисталыкка, пөхтәлеккә бай» кире кайтырга

Бүген Сәләт йортында Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  җиңүчеләре белән эшлекле иртәнге ашта очрашты.

«Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов мөхтәрәм кунакны сәламләвендә, Сәләтнең Татарстандагы экологик халәтенә битараф булмавын белдерде. Узган ел Биләрдә узучы Сәләт форумының төп темасы да экологиягә кагылышлы иде: «Табигать экологиясеннән – күңел экологиясенә». Әлеге тематика быелгы форумда да сакланып калачак.

IMG_6039.JPG

Эшлекле иртәнге  ашның модераторы – «Республика дебатов» дискуссия клубы җитәкчесе Аммар Аль-Анси кунагыбызны җиңүчеләр белән таныштырып узды:

- «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова;

- Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов;

- «Безнең фикер» проекты җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина;

- III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  оештыручысы Алинә Сысоева;

- III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  финалисты (Казан, 149-нчы лицей) Ләйлә Миңнуллина;

- III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  финалисты («Сәләт-Яшел Үзән» клубы активисты) Эльвира Маланьева;

- III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  җиңүчесе (Казан, 149-нчы лицей)  Алим Хисаметдинов;

- III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  җиңүчесе (Казан, 149-нчы лицей) Азалия Кәримова;

- III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  финалисты («Сәләт-Яшел Үзән» клубы активисты) Җәмилә Зәбирова;

- III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  җиңүчесе (Казан, 129-нчы мәктәп) Камилә Җиһаншина;

- III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  финалисты («Сәләт-Яшел Үзән» клубы активисты) Айгөл Заһидуллина;

- III Республикакүләм татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасының  җиңүчесе (Казан, 129-нчы мәктәп)  Гөлназ Галимова.

IMG_6093.JPG

Иртәнге аш фикер алышу форматында барды. Министр үзенең һөнәри үсеше хакында сөйләде. 2009-нчы елда Фәрит Солтан улы универсиада, су спорт төрләре буенча халыкара чемпионат белән шөгыльләнгән. Биредә аның милли идарә итү буенча төркеме булган. Фәрит Габделганиев студентлар тормышы һәм спорт өлкәсендә дә байтак эш башкарган. Казан шәһәренең Башкарма комитетында эшләгәндә һәрвакыт үсештә булырга кирәклеген аңлаган.

«Һәр кеше лидер була аламы, әллә бу тумыштан килгән сыйфатмы?» дигән сорауга Министр сорауга-сорау белән җавап кайтарды: «Аммар, ә син уң якта утыручы  күршеңне ничек сыйфатлар идең? Ул лидермы?». «Әйе, лидер. Ул җаваплы һәм идеяләре ташып тора», – дип аңлатты Аммар Игорь турында.

«Миңа калса, шушы ике сыйфат лидерның төп аңлатмалары. Син үз соравыңа үзең җавап таба алдың. Аммар, биредә, өстәл артында утыручылар арасында,  тагын лидерлар бармы?».

«Бар, Айгөл апа Габдрахманова. Алдан әйтеп үтелгән сыйфатларга өстәп аны хөрмәт итүләрен, формаль булмаган статусы булуын да искәртергә кирәк. Сәләт яшьләре белән эшләүдә аның тәҗрибәсе дә зур», – дип әңгәмәне дәвам итте Аммар.

«Шәп! Бөтен кешегә дә лидер булырга кирәкмидер ул, миңа калса. Бөтен хикмәт тә кешенең үз алдына нинди максатлар куюында. Кемгәдер башка берәү лидер булса җайлы, кемгәдер – киресенчә. Лидерлар күп була алмый, тиеш тә түгел. Лидерны тәрбияләп буламы соң? Лидер булып тумыйлар, тик аның башлангычы инде балалар бакчасына йөргәндә үк күренә башлый. «Харизма» дигән төшенчә дә бар бит әле. Мин үзем дә моның төп асылын әле күптән түгел генә аңладым. Харизма да балачактан ук күренә, тәрбияләнә, ул кечкенә кешенең басып торуыннан, үз-үзен тотышыннан күренә. Моны күрә белү өчен тәҗрибә кирәк.  Харизма – лидерлыкның башлангычы ул», – дип үз фикерен җиткерде Министр.

IMG_6099.JPG

Тимур Сөләйманов та лидерлык өлкәсендә булган тәҗрибәсе белән уртаклашып,  Давос форумыннан мисаллар китерде. «Экология министрлыгы экологик тәрбия бирүгә ничек карый?» – дип үз соравын бирде.

«Экологиягә сак караш кече яшьтән тәрбияләнергә тиеш. Безнең министрлыкта шундый сегмент бар – экологияне яктырту дип атала. Бездә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә дип саныйм. Мин үзем дә экологик лицейда белем алдым. Ул вакытта әле кешеләр бу сүзнең мәгънәсен дә аңламый иделәр. Кешелек аңларга тиеш: без экологик тәрбияле буын тәрбияли белсәк, кешелек һәм тереклек һәрчак баланста булачак. Әле тагын чамадан тыш исраф итү гөнаһ та бит. Менә урамда якты, ә сездә ут яна», – дип көлде Фәрит Солтанович. Тимур Сөләйманов, үрнәк күрсәтеп, бүлмәдәге утны тизрәк сүндерергә ашыкты.

Катнашучыларны экологик инспекцияләр, өмәләр үткәрү турындагы сораулар да борчый икән. Яшьләр экологик кагыйдәләрдән тайпылган кешеләрне җазага тартуның үз мисалларын да тәкъдим иттеләр.

IMG_6079.JPG

«Безнең фикер»дә катнашкан булсагыз, сезгә нинди сораулар кызыклы булыр иде?», – дип кызыксынды проектның җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина.

«Табигать турында, әлбәттә. Дөресрәге, табигать белән элемтәдә булырга өйрәтүче сораулар кызыклы булыр иде. Фән өлкәсе бүгенге көндә бик алга китте, моны практика тагын бер кат исбатлый. Ә менә табигать белән аралашу фәнгә карап та күбрәк мәгълүмат бирергә сәләтле», – ди Фәрит Габделганиев.

Очрашуның төп ноктасы булып туган ягыбыз табигатен генә түгел, телен дә саклау темасы торды.

«Татарстанлылар чисталыкта яшәргә күнектеләр. Татар теле дә чисталык, пөхтәлек сүзләренә бай. Рус теле дә бай. Шуңа да туган ягыбыз табигатен бергәләп саклыйк!» – диде ул.

Татарстанлылар өчен актуаль булган Самосыровода чүп-чар яндыру заводы төзелеше хакында да сөйләшергә өлгердек.

«Проектны чынга ашырганчы, экологик экспертиза үткәрергә кирәк. Аннары гына чынга ашыру процессына да бик җентекләп карау мөһим. Бүгенге көндә чүп-чардан котылуның заманча методы булып төрле термик ысуллардан файдалану тора. Татарстан бу өлкәдә дә алда бара. Мондый заводлар 5әү генә төзеләчәк. 4-се Мәскәү артында, берсе – бездә», – дип җентекләп аңлатты министр.

IMG_6158.JPG

Барлык катнашучылар да очрашудан канәгать калды, табигатьне саклау турында уйга баттылар, яхшы гамәлләр кыларга илһамландылар. Сәләт лидеры Тимур Сөләйманов Фәрит Солтановичны  Сәләт форумына чакырып калды. Очрашу тәмамлангач,  «Безнең фикер»леләр мөхтәрәм кунагыбызга истәлеккә дип бүләк иткән футболканы Фәрит әфәнде Форумда кияргә вәгъдә бирде. Күрешкәнгә кадәр! 

IMG_6151.JPG