Фәридә Газизуллина һәм Булат Гайнетдинов – иң шәп кулдашлар кире кайтырга

Фарида Газизуллина и Булат Гайнутдинов – лучшие напарники!

«Сәмрух-2017» ел премиясе – Сәләт оешмасы өчен бик мөһим һәм әһәмиятле чараларның берсе. Бу елны яңа «Ел кулдашлары» номинациясендә җиңүчеләр исеменә Фәридә Газизуллина һәм Булат Гайнетдинов ия булдылар. Котлыйбыз! Бүген, сезгә Фәридә белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Синең өчен Сәләт ул – …

- Минем өчен ул – шактый күп кызыклы шәхесләр булган урын. Биредә һәрбер кеше илһамландыра. Сәләт ул – шәхси яктан үсер өчен, чын дусларны табыр өчен менә дигән урын!

Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Хәзерге вакытта без барыбыз да актив рәвештә җәйге сменаларга эзерләнү эшчәнлеген алып барабыз. Бу җәйне «Сәләт-Яр Чаллы»га һәм «Сәләт-Шәхес»кә әйдаман булып барырмын дип өметләнәм.

Безнең оешмадан тыш, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Үземнең факультетымда студент тормышында «кайныйм» дип була. Биредә, без төрледән-төрле чараларны оештыру, алып бару белән шөгыльләнәбез. Безнең студентлар советы үзенең эчке атмосферасы белән бик нык Сәләткә охшаган. Ул шундый ук гаилә хисләрен тудыра! Шулай ук волейбол белән шөгыльләнергә яратам. Күптән түгел укулеледа уйнарга өйрәнә башладым.

Синең Сәләттәге төп казанышың?

- Бүгенге көнгә Сәләттә булган иң зур казанышым ул – Булат Гайнетдинов белән бергә «Сәмрух-2017» премиясенең «Ел кулдашлары» номинациясендә җиңү яулау.

Синең өчен «Сәмрух» ул – ...

- «Сәмрух» ул – үз-үзеңә ышану хисен булдыра торган премия.

«Сәмрух» премиясендә җиңер өчен нинди 3 сыйфатка ия булырга кирәк?

- Шәхсән минемчә, ул – максатчанлык, тырышлык һәм җиңүгә ышану.

Җиңүне көткән идеңме?

- Болай җавап бирә алам: мин әлеге җиңүне бик теләдем.

Үзең турында сөйләп кит.

- Мин 1998-нче елны Кукмара районының Вахитово авылында тудым. Хәзерге вакытта мин Казан авиация институтының компьютер технологияләр һәм мәгълүмат яклау факультетында белем алам. Мин – ачык, дәртле, аралашучан, җаваплы кеше. Үземне табарга хыялланам. Мине кешеләр илһамландырганын да әйтеп китәсем килә. Мәктәп елларында мин фольклор ансамбленә йөрдем. Биредә биюләр, театраль постановкалар кую белән шөгыльләндек. Мәктәп советы эшчәнлегендә дә үземне актив күрсәттем. Бүгенге көндә күп вакытымны университетымның студентлар советында үткәрәм.

Киләсе елда «Сәмрух» та катнашучыларга нәрсә теләр идең?

- Үзегез булып калырга һәм үз көчләрегезгә ышанырга теләр идем!


«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» иҗат студиясе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.