Уңыш турында уйланган рәис – клуб өчен зур дәрәҗә кире кайтырга

Ориентированный на успех председатель – успех для клуба

Әйләнә-тирәдәге максатчан балаларга үз мәктәпләрендә берләшмәнең атмосферасын тарата торган Сәләт активистлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүген без сезне «Яктылык» мәктәбе нигезендә эш алып барган «Сәләт-Самара» клубының рәисе Салават Хәлимуллин белән таныштырып үтәрбез. 

- Салават, син ни өчен клуб рәисе булырга алындың? 
- «Яктылык»та белем алучы балалар үзләре өчен дөрес юл сайлый алсыннар өчен клубның эшен дәвам итәсем килә. Әлбәттә, беренче чиратта, бу минем үзем өчен файдалы, чөнки син үзеңдә лидерлык сыйфатларын ныгытырга мөмкинлекләр таба аласың. Программаны чынга ашыру җиңелләрдән түгел, тик шулай да, көчлерәк һәм ышанычлырак булыр өчен, без бу яисә теге сынауларны җиңәргә тиеш. 

- Салават, синең өчен Сәләт нәрсә ул? 
- Сәләт – ул аерым бер галактика, кояш исә балаларга үзләренең энергияләрен, күңел җылысын өләшүче әйдаманнар. Клуб рәвешендә булдырылган планеталар шактый. Һәрбер клубның үз кураторы бар, ул ел дәвамында эшне алып барырга булыша. Сәләт – сәләтле балалар йорты. Хәтта үзләрен сәләтсез дип санаган балалар биредә үзләренең сәләтләрен ачалар һәм башкалар кебек үк тагын да көчлерәк, энергияле, интеллектуаль була алалар. 

- Син Сәләт берләшмәсенең кайсы проектларында катнаштың? 
- Мин күп тапкыр семинарларда булдым. Быел «Болгар-Туган тел» форумында, «Сәләт-Самара» сменасына бардым. Бу миңа үземдә иҗади, спортив потенциал ачарга ярдәм итә. Мин көчлерәк, энергиялерәк була башладым һәм интеллектуаль шәхес буларак үсеш алам. 

- Сезнең клуб кайсы ягы белән яшьләрне кызыксындыра ала? 
- Клуб кешегә үзенең сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Мин 21-нче гасыр яшьләренең начар юлдан китүләрен теләмим. Клубка кушылып, кеше әкренләп үзенең потенциалын ача башлый. Әгәр ул минем клубка кушыла икән, димәк, аның үсеш теләге бар, әгәр теләк бар икән, димәк, яхшы нәтиҗә дә булачак дигән сүз. Килегез! Без бик шат булачакбыз.