«Әйдәманнар мәктәбе онлайн» катнашучылары өчен «Укытучылар мәктәбе» узды кире кайтырга

Для участников «Эйдаманнар мэктэбе онлайн» прошла «Школа педагогов»

Бу ялларда «Әйдаманнар мәктәбе онлайн» кысаларында «Укытучылар мәктәбе» узды. Анда 110 кеше катнашты. Алар барысы да – быел Сәләтнең җәйге сменаларында укытучы булырга ниятләүчеләр.

«Укытучылар мәктәбе»ндә спикерлар буларак Сәләтнең Мәгариф һәм белем бирү технологияләре үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Диләрә Якубова һәм Инглиз теле укытучысы, үз методикасы авторы, тәрҗемәче, Бөекбританиядә һәм АКШта халыкара сертификация алган, Пекин университетларында һәм Walt Disney компаниясендә инглиз теле укытучы Закир Субханкулов чыгыш ясады.

Без Диләрә Якубова белән сөйләшеп алдык. Ул «Укытучылар мәктәбе» турында тулырак сөйләде.

– Диләрә апа, мәктәп кемнәр өчен оештырылды?

– Мәктәп быел Сәләтнең җәйге сменаларына укытучы булып барачак яшьләр өчен оештырылды. Аларның күбесе бер үк вакытта әйдаман да, укытучы да булачак.

– Нинди темаларны кузгаттыгыз?

– Иң мөһим тема – җәйге сменаларга әзерлек турында сөйләштек. Сәләт дөньясы белән, аның белем бирү концепциясе нигезләре белән таныш булырга кирәк дидек. Сәләтнең белем бирү системасы шәхесне төрле яклап үстерүгә нигезләнгән. Аланның концепциясе белән таныш булырга, кемне укытасыңны белеп торырга кирәк икәнен аңлаттым. Аерым алганда төрле яшь категорияләренә белем бирү турында сөйләштек. Белем бирү программасын төзү турында да сүз булды. Шулай ук максат һәм бурычларны нечек формалаштырырла, нәтиҗәне ничек планлаштырырга, нинди дәрес форматлары була, нинди мотивация алымнары – барысын да карадык. Мохит тудыру турында да сөйләштек. Мохит шулай ук шәхес үсеше өчен бик мөһим. Яхшы укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген дә ачыкладык. Һәм, әлбәттә инде, ике эшне бергә алып бару үзенчәлекләре турында аралаштык.

Ә Закир абый чит телләрне укыту методикалары турында сөйләде.

– Күпчелек әйдаманнар укытучы да булып эшли, дидегез. Аларның күбесе белеме буенча педагог түгел. Бу плюсмы, әллә минусмы?

– Сәләттә профессиональ укытучылар гына укытмавы плюс. Беренчедән, безнең әйдаманнар «Әйдаманнар мәктәбен» үтә. Бу – ел дәвамында бара торган интенсив эш, ягъни алар үзенә күрә бер укытучылар мәктәбен үтә дисәң дә була, укытучы булып эшләргә әзерлекле була. Икенчедән, әйдаманнар – яшьләр, студентлар, магистрантлар, алар энтузиазм белән тулы, аларны өйрәтеп була һәм бик теләп өйрәнәләр. Аларның яшьләре буенча балаларга якын булуы да әйбәт. Бу балаларда аларга карата ышаныч тудыра. Әйдаман-укытучы бала өчен үрнәк була. Тырышып укысам, мин дә якын киләчәктә шундый була алачакмын, дип уйлый сәлкеш.

– Сәләтнең Мәгариф һәм белем бирү технологияләре үзәгенең якын киләчәккә планнары?

– Беренчедән, хәзер бу укытучылар үзләренең планнарын әзерләп, безнең методистларга җибәрәчәк, бергәләп эшләп бетереп, аны тормышка ашырачак. Әлбәттә инде, үсәргә телибез. Яшь укытучылар әзерләү өчен мәктәп эшләргә уйлыйбыз.

– Сәләт укытучылары алдында нинди бурычлар тора соң?

– Сәләт ул – белем бирү мохите. Әйткәнемчә, без шәхесне төрле яклап үстерә торган мохит булдырырга тырышабыз. Һәм педагогның бурычы – шундый шәхесләр тәрбияләүгә үз өлешен кертү, аларга юнәлеш күрсәтү, әйтеп җибәрү, мотивация бирү һәм һәрьяклап үстерү.