IV Халыкара уку-укыту "Сәләт" яшьләр форумы: 2-нче көн кире кайтырга

Форум «Сәләт», второй день или Предложение, от которого сложно отказаться

Бүген, ягъни 8-нче июль – IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумының икенче көне. Нәкъ тә менә бүген рәсми рәвештә ачылу тантанасы узды. Әлеге чарада «Сәләт» берләшмәсенә нигез салучы Җәүдәт абый Сөләйманов; Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице-президенты Вадим Хоменко; Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, публицист Рабит Батулла; тарих фәннәре кандидаты, археолог Фаяз Хуҗин; «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Раил Курамшин да чыгыш ясады.

«Биредә кабаттан сезне күрүемә чиксез шатмын! Хуш килдегез! Дуслашыгыз, белем туплагыз, ял итегез!» – дип сәламләде сәлкешләрне Җәүдәт абый Сөләйманов. Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков исә «Мин сезне ел саен биредә каршы алырга әзермен!» – дип белдерде.

Ачылу тантанасыннан соң уку-укыту программасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Шулай ук бүген биредә Татарстан Республикасының 30 районыннан килгән делегацияләр дә бар иде. Дәресләр, тренинг, мастер-классларда сәлкешләр генә түгел, районнардан килгән әлеге 800 бала да катнашты. Ә selet.biz сайтында исә шушы дәресләрнең онлайн-трансляцияләрен күрергә мөмкин булды.

Көннең икенче яртысында хөрмәтле кунагыбыз Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та килде. Биредә ул «Фәнсар» Академиясенең ачылу тантанасында катнашты, сәлкешләр белән аралашты. Монда Рөстәм Нургалиевичның игътибарына яшьләр тарафыннан төрле фәнни проектлар да тәкъдим ителде.

Кичке чара буларак аланнарны тәкъдим итү сайланылган иде. Биредә һәр алан үзен иң үзенчәлекле, иң креатив һәм иң дус-тату итеп күрсәтергә тырышты.

Ә иртәгә исә уку-укыту программасының дәвамы көтелә. Иң кайнар яңалыкларны сез selet.biz сайтында һәм рәсми төркемнәрдә күзәтеп бара аласыз.