Җиңүчеләрдән җиңүчеләргә кире кайтырга

От победителей к победителям

Ниһаять, иртәгә Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә «Сәмрух-2017» зарыгып көтелгән премиянең бүләкләү тантанасы узачак. 

Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясе – йөзләгән сәләтле балалар һәм яшьләр, танылган шәхесләр, зур берләшмәбез әгъзалары хезмәтенә бәя бирү, эшчәнлеккә йомгак ясау, партнерларыбыз, проект авторлары һәм оештыручыларына рәхмәт сүзләре әйтү, кадерле махсус сыннар белән бүләкләү һәм матур тантана дигән сүз.

«Сәмрух-2017» премиясе җиңүчеләренең исемнәре билгеле булганчы, без «Сәмрух-2016» җиңүчеләре белән әңгәмә корырга булдык. 

«Сәмрух» премиясе сиңа нәрсә бирде? 

Альбина Кадирова («Ел директоры» номинациясендә җиңүче): 

- «Сәмрух» премиясе миңа онытылмаслык мизгелләр бирде. Тагын да ныгайган дуслык җепләрен. Һәм, әлбәттә, приз. (Елмая) 

Диләрә Халитова («Ел өлкән әйдаманы» номинациясендә җиңүче): 

- «Сәмрух» премиясе миңа үз-үземә карата зур ышаныч китерде. Эшкә карата карашымны үзгәрттем, яңа көчләр таптым, рухландым. 

Айгөл Шакирова («Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче): 

- «Сәмрух» премиясендә мине күреп, горур «Ел сәлкеше» исемен бирүләре минем өчен зур шатлык булды. Миңа ышандылар, өметләр багъладылар, шуңа күрә мин дә үз көчләремә ышана башладым. Бу җиңү минем рухымны ныгытты, куйган максатларыма ирешергә өйрәтте. 

Фәннүр Шәйхетдинов («Ел әйдаманы» номинациясендә җиңүче): 

- «Сәмрух» премиясе миңа бик күп уңай хис-кичерешләр бирде, эчемдәге үз-үземә ышану хисе артты. Әйдәманнар ярышындамы, Сәләт йортында жюри каршындамы - һәр очракта да син үз-үзеңне җиңәсең, куркулар әкренләп бетә, уйлаган идеяңны чынга ашырасың, һәм бу сиңа чынлап торып ошый башлый! Шул ук вакытта кимчелекләреңне күреп, үзеңне кайсы яктан үстерергә икәненә төшенәсең. 

Син катнашкан номинациянең үзенчәлеге нәрсәдә? 

Альбина Кадирова («Ел директоры» номинациясендә җиңүче): 

- Директорлар номинациясенең үзенчәлеге: син дусларыңа каршы катнашасың. Әйдаманнар үзара аралашмаска да мөмкин, алар күбрәк, ә башҗитәкләр санаулы. (Елмая) Без бер-беребезне бик якын беләбез. Бездә алай булмый. Җәйгә әзерләнә башлагач, (ә ул сентябрьдан башлап): башҗитәк мәктәбендә дә, әйдаманнар мәктәбендә дә, җәй буенча киңәшмәләрдә дә - без гел тыгыз элемтәдә. Шуңа күрә Сәмрух ел премиясенә килеп җиткәндә, без инде дуслашып бетәбез. «Ел Директоры» – ул дуслыкка шундый бер сынау дип тә әйтеп була. Ләкин, ул сынауны үтсәң, дуслык җепләре тагын да ныгый. Минемчә, шулай. 
Ләкин, кемгә ничек инде, мәсәлән безнең өчен Сәмрух #дусларбулгачкүңелле хэштегы астында үтте. (Елмая) 

Диләрә Халитова («Ел өлкән әйдаманы» номинациясендә җиңүче): 

- Өлкән әйдаман бик мөһим рольны уйный. Ул аланда директор һәм әйдаманнар арасында элемтәне җайлаштыра, балаларга да һәрвакыт зур терәк булып тора. Шулай итеп, «Ел өлкән әйдаманы» номинациясенең үзенчәлеге күпкырлы. 

Айгөл Шакирова («Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче): 

- Һәр номинация дә үзенчәлекле. Сәлкеш булу – «Сәләт» баскычында беренче, шул ук вакытта җаваплы адым. 

Фәннүр Шәйхетдинов («Ел әйдаманы» номинациясендә җиңүче): 

- Мин катнашкан номинациянең инде шактый гына тарихы бар. Калган номинацияләрдән аермалы буларак, «Ел әйдаманы» ничә елллар буе уздырылып килә, икенче төрле аны "Әйдаманнар ярышы" дип атыйлар. Әгәр калганнар «Сәмрух» премиясендә жюри каршында гына чыгыш ясасалар, әйдаманнар исә бик тә «кырыс» «Әйдаманнар ярышы»н да үтәргә тиеш. Менә шунда 50 кат «иләгәчтен», бөтен бәйгеләрне үткәчтен генә «Ел әйдаманы»н билгелиләр. Бу үз чиратында кешене чыныктыра гына. 

«Сәмрух-2017» дә катнашучыларга нәрсә теләр идең? 

Альбина Кадирова («Ел директоры» номинациясендә җиңүче): 

- Уңышлар! Үзегездә кешелекне онытмаска. Һәм инде бу бары тик бәйге, нинди нәтиҗә булса да күңелгә якын алмагыз. 

Диләрә Халитова («Ел өлкән әйдаманы» номинациясендә җиңүче): 

- Иң зур теләк – сабырлык! Бернигә дә карамастан, кайгырмагыз. Бәйге бәйге инде ул, ләкин чыгышыгыздан ләззәт алырга өйрәнегез. Күбрәк елмаегыз! 

Айгөл Шакирова («Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче): 

- «Сәмрух-2017» катнашучыларына сабырлык теләр идем. Сез үзегезнең сәләтле икәнегезне күрсәттегез, хәзер исә түземле генә көтәсе кала.


Фәннүр Шәйхетдинов («Ел әйдаманы» номинациясендә җиңүче): 

- «Сәмрух 2017» нең сайлап алу турлары узды, җиңүчеләрне билгеләделәр, катнашучыларга 8-нче февральгә кадәр генә түзәсе калды. «Ел әйдаманнары» гына тынычлап йоклый, чөнки анда, былтыргыдан аермалы буларак, инде җиңүче билгеле. Әлбәттә, Сәмрух кошын кемдер берәү алачак. Әмма төшенкелеккә бирелергә урын юк! Беренчедән, әйтеп узганымча, сез үзегезнең эчке киеренкелекләрегезне җиңеп катнашкансыз – бу үзе бик зур җиңү! Икенчедән, быел булмаса, икенче елга! Уйлап карагыз, сез Сәмрухта катнашып, күпме тәҗрибә җыйдыгыз! Күпме хис-кичерешләр! Күпме яңа дуслар! Мин үзем барлык номинацияләрне дә диярлек карадым – бик тә ошады, барчагыз да узләрегезнең чынлап та бик сәләтле икәнлекләрегезне күрсәттәгез! Афәрин! 

Ә без, үз чиратыбызда катнашучыларга бары тик уңышлар гына теләп калабыз! 

 


«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» иҗат студиясе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.