«Сәмрух-2019» ел премиясенең сайлап алу этаплары дәвам итә: «Ел өлкән әйдаманы» номинациясе кире кайтырга

Очные отборочные этапы «Самрух-2019» продолжаются: «Өлкән әйдаман года»

17-нче декабрьдә Сәләт Йортында «Сәмрух-2019» ел премиясенә сайлап алу этапларының икенчесе үтте – «Ел өлкән әйдаманы».

Әңгәмә нигезендә сайлап алу этабына портфолио нигезендә сайлап алуны үткән катнашучылар чакырыла. «Ел өлкән әйдаманы» номинациясенең бу сайлап алу этабына 6 катнашучы үтте. Алар:

✔Карина Цой

✔Резедә Абдуллина

✔Зәринә Хәлилова

✔Айзирә Кәримуллина

✔Илдус Усманов

✔Аяз Ханафин

Һәр катнашучы үзе белән таныштыру чыгышы әзерләгән иде – аны жюрига тәкъдим иттеләр. Аяз иҗтимагый тормышта актив катнашуы турында сөйләде. Айзирә чыгышын шигъри һәм нәфис сүз белән үреп алып барды. Резедә КВН белән кызыксына, шуңа чыгышы да юморга бай булды. Зәринә узган елгы «Сәмрух» премиясендә «Ел әйдаманы» булган иде, быел «Ел өлкән әйдаманы»н алырга килгән. Карина гитарада уйнап җыр башкарды. Ә Илдус фәлсәфи чыгыш әзерләгән иде – ул фәлсәфәнең нигезендә, әлбәттә инде, Сәләткә мәхәббәт ята.

Икенче конкурс – педагогик ситуация. Катнашучыларга төрле педагогик ситуацияләр бирелде, алар шуны хәл итәргә тиеш иде. Мәсәлән, мондый ситуация: Әйдаманнар, сессия булу сәбәпле, аланга бара алмый, ә алан башланырга санаулы гына вакыт калып бара. 3 әйдаман абый җитми. Бу очракта нишләргә? Ә нәрсә эшләргә ярамый?

Жюри әгъзалары да катнашучыларга сораулар бирде. Мәртәбәле жюри әгъзалары арасында Сәләтнең Попечительләр советы әгъзасы Җәлил Сөләйманов; җаваплылыгы чикләнгән «Сервис стиль» оешмасы генераль директоры, Сәләт проектлары парнеты, Сәләт активисты Лениза Ризванова; «Татэнерго»ның социаль үсеш хезмәте җитәкчесе, «Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмалары яшьләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сагетдинов; «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт Клубының IX президенты Айгөл Габдрахманова һәм башкалар бар иде.

Ел өлкән әйдаманының исемен февраль аенда – «Сәмрух-2019» ел премиясенең бүләкләү тантанасында беләчәкбез.