Туган көнең белән, «Сәләт-Аксубай»! кире кайтырга

С Днем рождения, «Сәләт-Аксубай»!

Сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүче «Сәләт» берләшмәсе тарафыннан Сәләт Йортында һәм Татарстан Республикасының төрле мәктәп базаларында оешкан Сәләт клубларында ел дәвамында  актив эш алып барыла. Узган атнада исә «Сәләт-Аксубай» клубы үзенең кечкенә генә бәйрәме – 1 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Клуб 1 ел элек кенә оешса да, аның инде үз йөзе бар. «Сәләт»кә тартылган яшьләр актив эшчәнлек алып баралар.

Рәсми рәвештә клубның туган көне 23-нче октябрь көнне булса, бәйрәмне алар 28-е көнне уздырдылар. Чарада бик күп  мөхтәрәм кунаклар катнашканы билгеле булды. Алар арасында «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир, Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2-нче гимназия директоры Айгөл Гаязова, Аксубай районы  администрациясе вәкилләре, Аксубай  районының  «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Әлфия Нурхәмәтова һ.б.

Очрашу башында ук кунаклар Хәсән Туфан музеена сәяхәт кылдылар, шуннан соң бәйрәм мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Мәктәпкә килеп керүгә үк кунакларны Сәләт Форумының дәртле биюе белән каршы алдылар. Соңыннан кунаклар бәйрәм тамашасын карадылар. Клуб тарафыннан еллык план тәкъдим ителде. Бәйрәм төрле остаханәләр, Әдип Әлмир белән түгәрәк өстәл форматында очрашу белән дәвам итте. Сәләт проектларында актив катнашучы Алсу Гатауллинаның һәм Тимерханның остаханәләрен укучылар  бер сулышта тыңладылар. Темалары да бик үзенчәлекле иде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, «Сәләт-Аксубай» клубының командасы бик көчле бит. Клуб рәисе Ләйлә Моратшина быел «Лидер года» проектында катнашып Сәләт данын яклады.

«Лидер года бәйгесе миңа алга таба да үсәргә, яңа белемнәргә омтылырга этәргеч бирде» – дип фикере белән уртаклашты Ләйлә.

Клубка йөрүчеләр Гыйлми Ярышлар Чемпионатында катнашалар, тиздән «Фәнсар» үзәгендә узачак «Әнвәр Хәйри укулары» исемле фәнни конференциядә катнашу өчен гариза тутырганнар. Клубның юл картасында шахмат уеннары турниры, әдәби кичәләр, Яңа ел маскарады, теннис турниры, Сәләт дөньясы белән танышуга караган чаралар да бик күп.  

Алсу Гатауллина, Сәләт проектларында актив катнашучы: 

- Клубка өйрүчеләр бик актив, идеяләре ташып тора. Иң мөһиме – аларның күзләре яна, эшлибез дип торалар.  Теләгем шул: һәр минутыгызны файдалы үткәрегез, уңышларга ирешегез. 

Айдар Якупов – клубның кураторы: 

- Бу чара шундый күңелле узды. Мин бүгенге көнгә кадәр шул бәйрәм тәэсире белән яшим. Алга таба да уздырылачак чараларга рәхәтләнеп  киләчәкмен.

Бәйрәм бик күңелле узды. Әти-әниләрдән Сәләткә рәхмәт сүзләре, кунаклардан изге теләкләр яңгырады.

Хәерле сәгатьтә, «Сәләт-Аксубай» клубы!