Help us!
Быел Сәләт форумы кысаларында «HelpDesk» дип аталучы яңа проект эшли башлаячак. Әлеге проект ИТ һәм инфраструктура юнәлешендә эшләүче үзәкләрнең эшен җиңеләйтү максатыннан эшләнә.

HelpDesk - мәгълүмати үзәк ул (CALL-үзәк). Үзәк эш барышында туган сорау һәм проблемаларны хәл итү өчен мәгълүмат тапшыру һәм эшкәртү шөгыльләнәчәк. Бирегә сез теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә алачаксыз: буш урындык каян табарга, техника белән ничек эшләргә, транспорт мәсьәләсен ничек хәл итәргә һ.б.

Шуның белән HelpDesk Форум эшчәнлеген тәртиптә тотачак: җаваплы кешеләрне табарга булышачак, рацияләр белән эшне җиңеләйтәчәк, килгән гаризаларны мөмкин кадәр тиз арада карап булачак. Гомумән алганда әлеге проект Форум эшчәнлегенә яңалык кертәчәк.

Зур һәм көчле командабызның бер өлеше буласың киләме? Тизрәк гариза http://selet.biz/form/?ID=21329 тутыр!

Белешмә:
Кайчан: 9-14-нче июль
Кайда: Биләр шәһәре, Алексеевск районы
Нәрсә: Сәләт форумы