Әкияти «Сәмрух-2017» премиясенең якты мизгелләре кире кайтырга


«Сәмрух-2017» премиясенең һәрберсе – кабатланмас бәйрәм!
Бу елны премияне тапшыру тантанасын без күңелгә үтә торган «We are the Champions» җырының автор версиясе белән башладык. Әлбәттә, татар теленедә! Рояль артында – Элмир Низамов, удар, струн һәм духовой коралларны үз өстенә «Сахар» төркеме алды. Җырны Сәләт дуслары һәм ветераннары Заринә Вильданова, Роберт Мортазин, Ләйсән Арсентьева һәм Вячеслав Дагаев башкардылар.

«Сәмрух-2017» тантанасы Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә уздырылды. Зур сәхнәне, шулай ук, Сәләт оешмасының иң бәләкәй вәкилләре яулады. Сәлкипүшләргә ярдәм булып, сәхнәгә аларның әти-әниләре, Сәләт ветераннары да чыкты.

Әлеге кичне Нүрбәк Батулла чын театраль перфоманс оештырды. Номерны музыка ягыннан Ислам Валеев баетты.

Чара, чынлыкта да, әкияти иде. Сәхнәдәге вакыйгаларга, кайвакыт, ышанып булмый иде.

Премиядә без иң мөһимен эшләдек: 2017-нче алга нәтиҗәләр ясадык, , яңа казанышларга юнәлеш тоттык. Безнең өчен киләсе масштаблы чара – Сәләт Форумы. Узган форум җыры белән илһамланырга безгә Сәләт ветераны, автор-башкаручы, безнең якын дустыбыз Илназ Сафиуллин булышты.

Әлеге кабатланмас мизгелләр белән кабаттан ләззәтләник!