Әйдаман буласың килсә... кире кайтырга

Если хочешь стать вожатым...

Тиздән «Әйдаманнар мәктәбе» башлана! Әйдаман булырга теләгән егет-кызларны көтеп калабыз. Ә кем әле «Әйдаманнар мәктәбе»нең нәрсә икәнен белеп бетерми – бу язмада барысын да аңлатабыз. Мәктәп җитәкчесе Игорь Смирнов белән сөйләштек.

– Нәрсә ул «Әйдаманнар мәктәбе»?

– «Әйдаманнар мәктәбе» - ел дәвамында уздырылучы, берничә өлештән торган зур проект. Аның төгәл генә урыны да, вакыты да юк, чөнки проект кысаларында берничә чара уза. Алар арасында: булачак әйдаманнар өчен Сәләт Йортында дәресләр, 150 сайлап алынган студент өчен «Байтик» ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә күчмә мәктәп, җәйне төгәлләүче «Әйдаманнар ярышы». Кыскасы, октябрьдән апрельгә кадәр булачак әйдаманнар тулысынча уку процессында катнаша

– Әйдаман булу өчен «Әйдаманнар мәктәбе»н үтү кирәкме соң?

– Сәләт аланында әйдаман булу өчен, әлеге мәктәптә катнашу - иң мөһим шартларның берсе. Дәресләргә йөрмәгән, күчмә мәктәптә катнашмаган студентлар җәен зәңгәрсу футболканы кия алмаячак.

– Мәктәп дигәч, күз алдына парта артына утырган укучылар, такта янында басып торган укытучы килә. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә нинди «дәресләр» була? Укытучылар кемнәр?

– Әйткәнемчә, проект кысаларында чаралар бик күп. Булачак әйдаманнарга парта артында утырырга да, әйлән-бәйлән уйнарга да, кап-караңгы бүлмәдә шәм яктысында сөйләргә дә туры киләчәк. 7 ай эчендә егетләр-кызлар өчен җәйге аланнарда кирәк булган барлык белемнәрне дә җиткерергә тырышачакбыз. Моның өчен әлеге юлны узган тәҗрибәле әйдаманнар, балалар белән эшләүче психологлар, укытучылар җәлеп ителә. Уку-укыту программасына оештыручылар зур игътибар бирә, чөнки бу - «Әйдаманнар мәктәбе»нең иң мөһим ноктасы.

– «Әйдаманнар мәктәбе»н үткән кеше нәрсәләргә ия була?

– «Әйдаманнар мәктәбе»н узган егет-кызларга Сәләтнең җәйге аланнарында катнашу мөмкинлеге бирелә. Әмма «Әлеге мәктәпне уздым да әйдаман булдым» дигән фикер дөрес түгел. Аланнар командасына кушылу - озын һәм озак сайлап алу процессы.

«Әйдаманнар мәктәбе»нең һәрбер катнашучысына махсус сертификат тапшырыла. Өстәвенә, нәкъ менә булачак әйдаманнар үзләре өчен кирәк булган белемнәрне туплап, Сәләт әйдаманнары өчен махсус методичка төзү өстендә эшлиләр. Шул рәвешле кичәге сәлкешләр әкренләп Сәләт әйдаманнарының яңа тарихын язалар.