Аккаунтны алга җибәрим дисәң... кире кайтырга

Если хочешь продвинуть свой аккаунт, то…

IT BILER FORUM-ында остаханәләр дәвам итә. Бүгенге спикерыбыз – Алиса Лисовая. Аны күпләр Instagram социаль челтәреннән күреп белә, чөнки ул – популяр блогер. Өстәвенә, кунагыбыз - «Без воды» контент-агентлыгы оештыручысы да.

Алиса Лисовая үзенең «SMM без воды» дип аталган мастер-классында сәлкешләргә социаль челтәрләрдә үз аккаунтларын, сайтларын алга җибәрү өчен берничә киңәшен бирде:

- Иң беренче чиратта, аккаунтны алга җибәрү өчен, яхшы камера булдыру кирәк. Аннары сине әйләндереп алган һәрбер предметны да фотога яисә видеога төшереп йөрү мәҗбүри түгел, син кешегә күрсәтәсе сторис (әйтик, Instagram социаль челтәрендә) синең дусларыңа, синең аккаунтыңны караучыларга кызыклы булырга тиеш.

- Үз темаңны, үз өлкәңне тап! Мәсәлән, мин үзем тормышта булган хәлләр, үзем белән бәйле хатирәләр турында язарга яратам. Истә тот: тема кызыклы һәм яңа булырга тиеш.

- Аудиторияңне тоемла! Ягъни синең сәхифәңне карап баручыларның яшен һәм кызыксынуларын күздә тотып эш ит. Әгәр син яшь аудитория белән эш итсәң – кыска итеп яз, әгәр инде өлкән яшьтәгеләр икән – озын постлар кертергә тырыш.

- Индивидуаль бул! Беркайчан да тукталып калма. Барлык өлкәдә дә үзеңне сынап кара: видео төшер, пост керт, фотоларны эшкәрт. Ләкин алар башка блогерлар яисә башка кеше аккаунтларыннан индивидуальлеге белән аерылып торырга тиеш.