Игорь Смирнов «Ел директоры» дәрәҗәсенә ия булды кире кайтырга

Игорь Смирнов стал «Директором года»

«Сәмрух-2017» –  Сәләт берләшмәсенең ел саен уздырылучы сәләтле балалар һәм яшьләренә ярдәм итү проекты гына түгел. Бу – горур исем! 2017-нче елның җәйге сменаларының иң яхшы директор дәрәҗәсенә Игорь Смирнов булды! Котлыйбыз!

Синең өчен Сәләт ул – …

- Минем өчен Сәләт 2011-нче елда (иң беренче сәлкеш ролендә узган елым) – танылган татар шәхесләре белән танышу. Сәләт 2014-нче елда (әйдаман булган ел) – балалар белән эшләп карау тәҗрибәсе. Хәзер Сәләт ул – үзеңә генә файда китерү турында уйлау түгел, шулай ук ул файда белән уртаклашу мохите.Үзең турында сөйләп кит.

Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Бүгенге көндә «Сәләт» клубының Президент вазыйфасын башкарам. Әйе, уйлап карасак, бу бик югары статус. Мин, һәрвакытта да әлеге статустан кыенсынам. Бәлки җаваплылыктандыр. Ел дәвамында клубта, мәкттәптә укучыларга һәм студентларга 10 якын төрле проектлар оештырыла. Эшләүдә иң куандыргыч фактор – бик яхшы, көчле команда һәм башкарылган эш нәтиҗәләре. Клубтан тыш, әлеге җәйне «Сәләт-Акбуре» һәм «Сәләт-Аршан» сменаларының директоры булачакмын.

Безнең оешмадан тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Мин студент. Укытучы диярлек. Туп турында да онытмаска тырышам – кечкенә чактан ук волейбол уйныйм. Үземә яңа әйберләр ачырга яратам. Күптән түгел бер компьютер уены белән кызыксына башладым. Ләкин бу озакка түгел. Миңа яңа хисләрне тою бик ошый!

Синең Сәләттәге төп казанышың?

-          Топ-3:

·         Шәмәхә футболка

·         «Сәмрух»та ике җиңү

·         Клуб белән идарә итү

 Синең өчен «Сәмрух» ул – ...

- Башкарылган эшкә йомгак ясау, шулай ук бик шәп концерт! Моннан тыш «Сәмрух» – текә толстовкалар, куен дәфтәрләре, шәп фотосурәтләр, иң яхшы тамашачы!

«Сәмрух» премиясендә җиңер өчен нинди 3 сыйфатка ия булырга кирәк?

- Үзеңнең өлкәңдә остаз булу, балаларны ярату һәм сыгылмалылык.

Җиңүне көткән идеңме?

- Мондый бәйгеләрдә берничек тә җиңүне алдан белеп булмый. Әлбәттә, аны бөтенесе дә көтә, чөнки катнашуның төп сәбәбе шул.

Үзең турында сөйләп кит.

- Бу сорауга төрлечә җавап бирергә була. Мәсәлән, миңа 5 саны бик ошый! Балачак планнар турында да әйтергә була – киләчәгемне, һәрвакытта да инглиз теле белән бәйлисе килде. Ләкин, әни журналистика өлкәсенә кереп китәргә тәкъдим итә иде. Нәтиҗәдә – укытучыга укырга кердем. Тик шуңа да карамастан инглиз телен өйрәнүне туктатмыйм. Йолдызнамәгә ышанмыйм. Ләкин, укчыларны иң яхшы зодиак билгесе дип саныйм. Университетны кызыл дипломга бетердем. Помидорлар яратмыйм, тик кетчупка уңай карыйм; сөт эчмим – сыр, эремчекне, каймакны яратам.

Киләсе елда «Сәмрух» та катнашучыларга нәрсә теләр идең?

    -  Мәктәптә өйрәткәннәрне онытмаска кирәк! Җиңү – мөһим түгел. Иң мөһиме катнашу! Ә менә инде катнашырга уйлагансың икән, эшеңне ахырга кадәр җиткер!


«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» иҗат студиясе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.