III Казан яшь эшмәкәрләр форумының ачылу тантанасы кире кайтырга

Открытие III Казанского форума молодых предпринимателей стран ОИС

15-нче май көнне, Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында, Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең III Казан яшь эшмәкәрләр форумының ачылу тантанасы узды.

Әлеге форум ИТ өлкәдә эшләүче 50-дән артык проект авторларын бер мәйданчыкта җыйды, инвесторлар белән аралашу, үсеш һәм тәҗрибә туплау өчен мөмкинлекләр тудырды.

Ачылу тантанасында мөхтәрәм кунаклар да катнашты: Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов; Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев; Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк»  технопаркы директоры Антон Грачев; Халыкара Ислам хезмәттәшлеген оештыру форумының Халыкара проектлар департаменты директоры Ахмед Халит; «Oxademy» бизнес-мәктәбенең нигез салучысы, генераль директоры Сайед Шахзад, «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

Роман Шәйхетдинов үзенең сәламләү сүзендә форумның әһәмиятлелеген кат-кат искәртте: «Биредә җыелуыбызның төп сәбәбе – бер-беребез турында күбрәк мәгълүмат алу, дөньяда тынычлыкны саклау, илләр арасында дуслык элемтәсен ныгыту, стартап проектларын, гомумән, бизнес-берләшмәне алга җибәрү. Күрәсез, сәбәпләр байтак. Сезгә нәтиҗәле эш көннәре теләп калам! Куйган максатларыгызга ирешегез, һөнәри осталыкларыгызны арттырыгыз. Дөнья буенча, һәм, әлбәттә, Татарстанда сезнең өчен мөмкин кадәр күбрәк мөмкинлекләр ачылсын. Казанга рәхим итегез!»

«Индустрияне үстерү өчен сезнең идея һәм проектларыгызда катнашырга әзербез. Якын киләчәктә уртак хезмәтебез җимешләрен татырбыз дип ышанып калам!» - дип җиткерде Денис Вәлиев.

«Барыгызны да күрүемә чиксез шатмын! Казан, рәхмәт! Сезнең идеяләр бик өметле. Ә без аларны тагын да уңышлырак итәргә тырышырбыз. Бик кызыклы эшчәнлек булачак бу!» - дип вәгъдә итте Сайед Шахзад.

Форум 20-нче майга кадәр барачак. Иң әйбәт дип табылган проектлар «KAZANSUMMIT»та – Рәсәй һәм ИХО илләренең IX Халыкара икътисади саммитында инвесторларга тәкъдим ителәчәк.