Әдип Әлмир кубогына III шахмат турниры кире кайтырга

III Турнир по шахматам на кубок Адипа Альмира

2-нче апрель көнне Сәләт йортында (Островский ур., 23) Әдип Әлмир кубогына III шахмат турниры узачак. Турнир Сәләт клубы һәм Сәләт ветераннары ярдәме белән үткәрелә. Катнашу өчен берләшмәбезнең активистлары һәм ветераннары чакырыла. Теркәлү иртәнге 9-да башлана.

«Атлант» шахмат клубы 2002-нче елның гайнварында оешты. Беренче лагерь сменасы махсус шахмат сөюче балалар өчен үткәрелде. Ул кышкы каникул көннәрендә хәзерге «Школа олимпийского резерва» мәктәбе бинасында үтте, бөек татар шахматчысы Р. Нәҗметдиновның 90-еллыгына багышланган иде. Ул чакта ул интернет-мәктәп иде әле. Аның ачылышына Республика шахмат мәктәбе җитәкчеләре, гроссмейстер Рафаэль Габдрахманов та катнашты, балалар белән шахмат уйнады. Шул елны мәктәпкә Гата Камский исеме бирелә. Гата Камский шул елны җәен Сәләткә килеп Биләрдәге фестивальдә катнаша, балалар белән таныша, бергәләшеп шахмат уйный. Мәктәпкә балалар конкурс аша алынган, разрядниклар да булган.

Хәзер «Атлант» шахмат клубының күнекмәләре атна саен Сәләт йортында үткәрелә.  

«Атлант» шахмат клубының кураторы Гөлдания Булатова Сәләт берләшмәсендә инде 2013-нче елдан. Сәләт дөньясы белән ул «Сәләт-Шәхес» сменасында таныша. 2016-нчы елда «Сәләт-Раушан»да әйдаман ролен үти. Шул ук елдан башлап, «Әйдаманнар ярышы»нда, «Мирах» интеллектуаль лигасында, Яңа елга багышланган бал-маскарадта катнаша. Шахматларга булган мәхәббәтен берләшмәдә оештыручы буларак шулай ук 2016-нчы елда белгертә. Әмма клуб белән Гөлдания күптәннән таныш: кыз Әдип Әлмир кубогы турнирында катнаша, күнекмәләргә йөри.

Барысы да балачактан ук килә икән. Гөлдания туган шәһәре Лениногорскта шахмат мәктәбен тәмамлый. Аның икенче шахмат дәрәҗәсе бар. Беренче курста укыган вакытта, Физика Институтының (КФУ буенча 2-нче урын) беренче курс командасы составында була. Аның арсеналында шулай ук 2014-нче елдан бирле үткәрелә торган Сәләт форумының шахмат турниры буенча көмеш медале бар. Аны алган вакытта, Гөлдания «Сәләт-Раушан» аланы командасында була. 2016-нчы елда инде ул аланның шахмат командасы өчен җаваплы әйдаманына әверелә. Сәләт берләшмәсендә шахматлар кызның күңелендә һәрвакыт дулкынлану хисе уята торган була.

Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир сүзләренчә, «Шахмат – акыл өчен күнекмәләр ул». 

Әдип Әлмир үгет-нәсыйхәте һәм теләкләре:

-         Шахмат – шундый уен, анда җиңү факты – әһәмиятлеләрдән саналмый. Шахмат – акылны чистарту, фикерләргә өйрәнү. Җиңү, әлбәттә, канатландыра. Тик һәрвакыт җиңүгә ирешеп булмасын да белергә кирәк. Һәм җиңелүдән курыкмаска! Сине көчле уенчы җиңсә дә, моңардан зыян юк – син аңардан өйрәнә аласың. Көчсезгә җиңелсәң дә – зарар юк. Хәзер оттыргансың икән, аннары җиңәрсең.

Шахмат уены – тормышның үзе шикелле. Фигураларны сакларга, якларга кирәк. Үсәргә, алга барырга кирәк. Тоткынлыкка төшәргә, үзеңне «ашатырга» да ярамый. Күзаллап карый белү мөһим: бу гамәлеңнән соң ни булыр? Мисалга, фил белән партиянең башында һәм ахырында гына йөрсәң хуш. Ферзь белән чит якка кереп маташырга кирәкми. Һәм һәрвакыт тоткынлыкка төшмисеңме – шуны карый, күзаллый белү кирәк. 

Шахматта, иң мөһиме нәрсә? Уенга килгәч белерсез, дуслар

Гаризалар биредә кабул ителә.