«Илһам – Вдохновение» – моңлы тавыш белән күңел җырлый. кире кайтырга

«Илһам – Вдохновение» – когда душа поет лучшими голосами

2-3-нче декабрь көннәрендә Сәләт йортында III-нче ачык «Илһам – Вдохновение» хор фестивале үткәреләчәк. Фестиваль традицион рәвештә Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан оештырыла. III-нче ачык «Илһам – Вдохновение» хор фестиваленең максаты: милли музыкаль мирасны саклау, торгызу һәм яшьләрдә хор сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

2-нче декабрь көнне 15.00  фестивальнең тантаналы ачылышы башлана. Фестивальдә Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе – Рәхимуллин Ирнис Әхмадулла улы җитәкчелегендә Казан федераль университетының татар халык хоры, Лаиш районы балалар сәнгать мәктәбенең «Родничок – Күңелле чишмә» хоры, Биектау районы «Балкыш» балалар сәнгаь мәктәбенең «Color music» ансамбле һәм «Сәләт» оешмасының «D'art» хор-студиясе катнаша.

Менә инде 11 ел Махмутова Аделя җитәкчелегендәге «D'art» хор-студиясе үз сәләтләре белән безне сөендерә. Ел саен алар хәйрия концертларында катнашалар. 2015-нче елда «D'art» хор-студиясе «Илһам – Вдохновение» фестивален башлап җибәрде.Фестивальнең программасы дөнья халыкларының музыкаль мәдәниятен һәм милли колоритын өйрәнүгә юнәлтелгән.

3-нче декабрь көнне 13.30 Сәләт йортында Казан шәһәренең П.И. Чайковский ис.1-нче номерлы балалар музыка мәктәбенең «Сөембикә» вокаль ансамбле, И.В. Әүһәдиев исемендәге музыкаль көллиятенең татар хоры бүлеге, №4 балалар музыка мәктәбенең «Piccolini» хоры, «D'art» хор-студиясе, №15 балалар сәнгать мәктәбенең

«Күк күгарчен» татар ансамбле һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе – Гыймаева Гүзәл Әнвәр кызы җитәкчелегендәге «Казан федераль университетын тәмамлаучылар» халыкара берләшмәсенең «Гармония» Камер хоры чыгышларын карарга көтеп калабыз.

Фестивальның Сәнгать советы әгъзалары составында:

- Җаппарова Әлфия Ибраһим кызы – Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театры кафедрасының идарә итүчесе, хор дирижеры, профессор;

- Рәхимуллин Ирнис Әхмадулла улы – Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;

- Гатауллин Риф Хоббул улы – композитор, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм ТР композиторлар Союзы рәисе.

Барлык теләүчеләрне музыка һәм шигърият дөньясына чакырып калабыз. Сәләт йортында очрашканга кадәр!