Башкортостанда Татар республикакүләм фестивале үтәчәк кире кайтырга

В Башкортостане пройдет Республиканский фестиваль детей и молодежи Сәләт

Иртәгә, ягъни 19-нчы май көнне, Башкорт дәүләт университетының актлар залында Сәләт балалары һәм яшьләренең Татар республикакүләм фестивале үтәчәк.

Бу көннең төп кунаклары булып төрле бәйге, интеллектуаль ярышлар җиңүчеләре, фестивальләр лауреатлары, креатив проект авторлары, Башкортостанның балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәкләренең вәкилләре тора. 

Сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, үзенчәлекле ысуллар белән үстерү идеясен галим, ТР Фәннәр академиясе академигы, танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Җәүдәт Сөләйманов тәкъдим иткән. Бүгенге көндә яшьләр белән эшләү Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә зур хәрәкәткә әверелде.

Күпмедер вакыттан соң бу инициативаны Башкортостанда да кабул иттеләр. Инде дүртенче ел рәттән «Рамазан» Төрки милли-агарту үзәге матур табигатьле Кандракүл күле ярында Республикакүләм «Сәләт-Кандракүл» татар балалар лагере оештыра. Лагерь белән Фәнирә Галимова белән Марат Шәрипов җитәкчелек итә.  Сменаның максаты – сәләтле балалар һәм яшьләрне төркиләрнең рух һәм акыл мирасы, тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыру, бабаларыбыз мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Биредәге балалар белән эшләү өчен махсус программа буенча әйдаманнар әзерлиләр: алар Татарстан һәм Башкортостан Республикалары югары уку йортларының студентлары.

Уфада «Сәләт-Уфа» клубын оештыру буенча актив эш алып барыла. Бу хакта былтыр БашДУның татар филологиясе кафедрасы базасында булдырылган «Сәләт» шигъри яшьләр театры вәкилләре хәбәр итә.

Фестивальгә сәлкеш-әйдаманнар, Сәләт хәрәкәте активистлары, Казаннан Сәләт лидерлары, республика район һәм шәһәрләренең балалар коллективлары да киләчәк. Катнашучыларның игътибарын Сәләт тарихын сөйләүче күргәзмә җәлеп итәр дип өметләнәбез. Шулай ук күпсанлы Сәләт проектлары җитәкчеләре белән очрашулар да уздырылачак. Кызыксынганнар үзләре теләгән аланнар, проект һәм башка чараларга гариза калдыра алачаклар.