Канадада сәлкешләр авазы белән татар халык җырлары яңгырый кире кайтырга

В Канаде голосами сэлкешей звучат татарские народные песни

2-12-нче август аралыгында, Канадада беренче тапкыр Халыкара «Сәләт-Монреаль» ял, уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагере уза. Көн саен Сәләт активистлары Татарстаннан һәм чит илләрдән килгән милләттәшләребез өчен кызыклы остаханәләр, мавыктыргыч чаралар үткәрәләр. Биредәге программа балаларны татар мохитендә тәрбияләү, милли колорит белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Һәр иртә Нияз абый Мортазин белән бергә башлана. Чөнки ул балалар өчен күңелле иртәнге зарядканы үткәрә. Аңардан соң барысы да дәресләргә таралалар.

Көн саен программа буенча 3-4 остаханә уздырыла. Вокал дәресләрен Сәләт ветераны, «БикаФест» фестиваленең гран-при иясе, Сәләт берләшмәсенең яраткан җырчысы, автор-башкаручы Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева бирә. Биредә 6 бала шөгыльләнә, аның 3 – чит ил балалары. Балалар «Әнисә» һәм «Урманнарда йөрдем» җырларын өйрәнеп өлгергәннәр инде, йомгаклау концертында башкарып та күрсәтәчәкләр. Әйдаман Рафаэль Камалиев белән Канада кызы Камилә «Мин яратам сине» җырына музыкаль чыгыш әзерли.

«Әнисә» көен сәлкешләр курай дәресләрендә дә яңгырата. Сәләт медиа-үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева белән берлектә, ансамбль дә актив рәвештә  бәйрәм концертына әзерләнә. Гөлшат апа фикеренчә, бар балалар да бик сәләтле икән. «Беренче дәрестә гамманы һәм җырның яртысын өйрәнеп бетергән идек инде. Балаларның тырышлыгын күреп күңел сөенә. Төркемдә Сан-Францискодан килгән бер кыз курайда 3 җыр уйнарга өйрәнгән. Татарстаннан килгән кунаклар өйрәткән икән. Канададан Камилә дә минем өчен күңелле ачыш булды. Холлда торган пианинаны күреп ул оныта башлаган татар җырын уйнарга маташты. Бергәләп искә төшереп, бу музыка коралында да аны уйнарга өйрәндек», - ди Гөлшат Гыймадиева.

Катнашучылар тагын милли алкалар, милли бизәкле открыткалар ясый торган остаханәгә, чигү дәресләренә дә йөри. Аны Алия Әхмәтова алып бара.  Төркемгә хәтта 2 малай да кушылган. «Үз кулларым белән әнигә бүләк ясарга уйладым. Кайткач тапшырачакмын. Ул аны озак вакыт сөендереп торыр!» - дип Ислам Миргаязов фикерләре белән бүлеште.

Үзеңне үстерү һәм сәләтеңне күрсәтү өчен юнәлешләр байтак. Илсөяр Хисмәтова театр сәнгате дәресләрен алып бара. Ул үз төркеме белән сменаның ябылу тантанасына театраль чыгыш әзерли. Балалар Галиәскәр Камалның «Беренче театр»ын уйнап күрсәтәчәк.

Блоггер Ислам Вәлиев ди-джеинг буенча остаханә алып бара. 

Алия Әхмәтова хореография дәресләрендә «Эх, алмагачлары» җырына бию куя.

Егетләр Надир Курамшин белән шашка, шахмат, өстәл теннисы уеннары серләренә төшенә. 

Сменаның иң кечкенә катнашучысына нибары 3 яшь. «Бәләкәч» клубы да актив эшләп килә. Юнәлеш җитәкчесе Алисә Җамалиева олылардан калышмасыннар өчен биюләр дә оештыра, театраль дәресләр дә алып бара. Һәр көнне Канаданың төрле почмакларыннан 2-3 гаилә балаларын «Бәләкәч» клубына алып килә. Бүген биредә 8 бала тәрбияләнә.

Әти-әниләр өчен дә махсус программа уйланылган: кинорежиссер Илшат Рәхимбай татар фильмнары һәм клипларын күрсәтә. Иртәгә, мәсәлән, әти-әниләр өчен татар җырлары кичәсе уздырылачак.

Кичләрен дә актив һәм күңелле чаралар уза.  «Аулак өй» уены, «Монреаль кичләре» иҗади концерты сәлкешәрне илһамландыра, яңа үрләргә өнди, дуслыкны ныгыта.

Тик барыннан да бигрәк сәлкешләргә милли Сабантуй бәйрәме ошаган икән. Биредә барлык Америка континентыннан килгән кунаклар катнашкан. Төрле яшьтәге милләттәшләребезнең традицион уеннарны яратып уйнавын күрү – аеруча да күңелле булды. Кичке шәмчектә балалар бертавыштан «Бүген иң шәп көн иде!» - дип белдерделәр.

к1.jpg

к2.jpg

к5.jpg

к6.jpg

к4.jpg

к7.jpg

к11.jpg

к10.jpg

к3.jpg
к8.jpg
r3.jpg
r2.jpg
к12.jpgr1.jpg