«ARTS BILER FORUM-да илһамланасым һәм илһамландырасым килә!» кире кайтырга

«На ARTS BILER FORUM хочу вдохновиться и вдохновить!»

Быел ARTS BILER FORUM-га art-директор итеп MalsiMusic –электрон музыкант, диджей, 2019-нчы елда Лос-Анджелеста узган Ballet Beyond Borders фестивале лауреаты Ислам Валеев чакырылды.

Исламга берничә сорау бирдек.

– Ислам, синең өчен ARTS BILER FORUM нәрсә ул?

– Мин 2014-нче елдан бирле Сәләт Форумына art-директор булып барам, ләкин ARTS BILER FORUM-да эшләгәнем юк иде. Шуңа күрә читтән карашымны әйтәм. Минемчә, ARTS BILER FORUM-га тагын да күбрәк иҗади кешеләр җыела. Бу минем өчен бик зур энергия. Фото һәм видеоларны карап бардым: барысы да шундый илһамландыра торган иде. Бу минем үзем өчен дә «вызов» булачак. Шулай ук бу зур җаваплылык та. Форумда катнашучылардан илһам аласым һәм үзем дә аларны илһамландырасым килә.

– Ничек уйлыйсың, кем бу форумда һичшиксез катнашырга тиеш?

– Үзендә иҗат потенциалы бар дип уйлаучылар катнашырга тиеш! Әлбәттә инде, театр, җыр яки биюне яратучы булырга тиеш ул. Үзендә шушы юнәлешләрнең берәрсенә тартылу көче тоючы. Үзен кайда да булса күрсәтергә теләгән, ләкин моңарчы кыюлыгы җитми йөргәннәр өчен дә бу бик шәп мөмкинлек! Аннан соң, бу бит ниндидер ярыш, спорт чарасы түгел. ARTS BILER FORUM ул беренче чиратта аралашу, яңа танышулар, дуслар һәм саф һава. Барыбыз да үзизоляциядә утырдык. Урамга чыгарга, палаткаларда яшәргә, саф һава суларга һәм тәмле ризык ашарга, иҗат итәргә вакыт!