«Киләчәктә «Сәләт-Олимп» сменаларын арттырырга телибез» кире кайтырга

«В будущем планируем увеличить и количество смен «Сәләт-Олимп»

23-31-нче март көннәрендә Алабуга шәһәрендәге «Космос» базасында «Сәләт-Олимп»ның ике профильле сменасы узды. Анда бөтен Татарстан буенча 2-11-нче сыйныфта белем алучы 90нан күбрәк укучы җыелды!

«Сәләт-Олимп» катнашучылар өчен белем алу мохите генә тудырып калмый, күңел ачу программасы да тәкъдим итә. Бу сменалар вакытында, мәсәлән, бассейн һәм сауна, атларда йөрү, фотосәяхәт, волейбол һәм баскетбол ярышлары, төрле күңел ачу чаралары (кино карау, КВИЗ, КВН) оештырылган иде.


Сменаның ничек үтүе турында «Сәләт-Олимп»ның җитәкчесе Надир Курамшин белән сөйләштек. «Шунысы сөендерә: бу сменаларда математика буенча төрле олимпиадаларның җиңүчеләре катнашты. Һәр смена саен без югары баллы балалар санын арттырабыз, аларның бер өлешен Сәләт Йортында да әзерлибез. Киләчәктә сменалар санын да, 2-6-нчы сыйныфларда укучылар өчен урыннар санын да арттырырга ният бар. Бәлки, олимпиадага әзерлек буенча тагын берничә фән өстәрбез», – диде ул.