Сәләт йортында яшь көчле шахматчылар җыелды кире кайтырга

В Доме Сәләт собрались сильнейшие шахматисты

Узган җомга, 8-нче сентябрь көнне, Сәләт йортында яшь көчле шахматчылар җыелды. Татарстан Республикасының Шахмат Федерациясе вице-президенты Нәркиз Сәйфетдинов «Атлант» шахмат клубы катнашучылары өчен Blindfold Chess буенча дөнья чемпионы Тимур Гәрәев белән очрашу уздырды. Тимур Гәрәев – узган елны Лас-Вегаста узган ярышта берьюлы 48 шахмат тактасында бәйләнгән күзләр белән уйнаган!

«Таныш йөзләрне күрүемә бик шатмын! Шушы искиткеч оешманың залында – Татарстанның, бөтен Рәсәйнең сәләтлеләрен тәрбияләүче моохиттә җыела алуыбыз өчен чиксез рәхмәтлемен! Бүгенге кунакны зур дулкынлану хисе белән тәкъдим итәм: ул уникаль шәхес! Һәм безнең якташыбыз!» – дип сәламләде Нәркиз Әмин улы.

Чемпион узенең һөнәри үсеш юлы хакында сөйләде, активистларыбызның потенциалын бәяләде һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Иң кызыгы – син әле биеклеккә менеп җитмәгән чакта аның. Иң мөһиме – үҗәтлек һәм көчлелеләр белән көрәш. 8-12 яшь аралыгымда зур тәҗрибәле шахматчыларны да узарга тырыштым. 15 яшемдә Азиядәге чемпионатка барганчы 2-нче урында идем. 16 яшемдә гроссмейстер дәрәҗәсен яуладым. Тирәнтен рәвештә инглиз телен һәм математиканы өйрәнә башладым. 17 яшемдә Америкага укырга киттем. Төрле университетлар өчен уйнадым. Хәтта Американың иң шәп 4 университеты арасында 1-нче урынны да алдым. 22 яшемдә беренче тапкыр берничә тактада берьюлы күзләр бәйләнгән килеш уйнап карадым. Бу халәтне һәркем дә татып карарга тиеш! Шуңа күрә дә мин биредә», – дип белдерде кунагыбыз һәм катнашучыларны шахмат такталары артына утыртты.

Әлеге чара яңа уку елы өчен шәп старт булды. Катнашучылар бертавыштан шушы фактны җиткерде.

«Чемпион белән очрашу бик күңелле узды. Чара шахмат уенчылары өчен генә түгел, моңарчы гомумән дә шахмат уены белән кызыксынмаучыларга да кызыклы булды. Яңа үрләргә илһамландык, шахмат уйный белмәүчеләр уйнарга өйрәнергә сүз бирделәр. Сезне дә үз арабызда көтеп калабыз! Клубның планында танылган шәхесләр белән очрашулар байтак әле. Тагын мини-турнирлар, дәресләр һәм, әлбәттә, Әдип Әлмир кубогына зур турнир көтелә», – дип белдерде «Атлант» шахмат клубы җитәкчесе Гөлдания Булатова.

«Чара бик әйбәт узды. Файдалы иде. Рәхмәт!» – дип белдерде «Атлант» шахмат клубы турнирының былтыргы чемпионы, Әдип Әлмир кубогы иясе, спорт мастеры кандидаты Әдилә Зиннәтуллина.

«Атлант» шахмат клубы 2002-нче елның гыйнвар аенда булдырылды. Беренче Сәләт сменасы да махсус шахмат сөюче балалар өчен оештырылган иде. Ул кышкы каникул көннәрендә хәзерге Школа олимпийского резерва мәктәбе бинасында үтте. Бөек татар шахматчысы Р. Нәҗметдиновның 90-еллыгына багышланган иде.  

Бүген «Атлант» шахмат клубы Сәләт йорты базасында уза. Биредә яшь шахматчылар үз интеллектлары өстендә эшлиләр! Син дә кушыл!