Сәләттә – әдәби конкурс кире кайтырга

В Доме Сәләт – литературный конкурс

Сәләтнең тагын бер проекты – Флүс Латыйфи исемендәге VIII «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының быелгысы да узып китте.

Эзсез узмады ул: үзебез өчен бик күп сәләтле баланы ачтык, алар төрле өлкәдә – шигърият, проза, публицистика, драматургия, балалар әдәбияты өлкәләрендә белгечләрдән дәресләр алды, аларның киңәшләрен тыңлады. 19-нчы апрель көнне Сәләт Йортына Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән каләм тибрәтүче балалар һәм аларның җитәкчеләре җыелды. Шунысы сөендерә: татар телендә язучылар күп икән. Оештыручылар әйтүенчә, быелгы конкурска 203 гариза килгән, алар арасында Татарстан районнарыннан гына түгел, Башкортстан Республикасы һәм Самара өлкәсеннән дә катнашучылар булган. Жюри әгъзалары 190 эшне сайлап алган.

Ярыш булгач, җиңүчеләр дә билгеләнде. Ләкин бу көнне җиңелүчеләр юк иде. Быел җиңмәгәннәр киләсе елга җиңү яулар. Иң мөһиме – Сәләт аларга юл күрсәтте!

 

ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ