«1418» интеллектуаль-патриотик уен кире кайтырга

Интеллектуально-развлекательная битва «Квиз, плиз!»

Якшәмбе, 11-нче февраль көнне Сәләт Йортында «Мирах» интеллектуаль лигасы «1418» темасына багышланган беренче патриотик уенны тәкъдим итәчәк. Әлеге уен Бөек Ватан сугышында җиңүгә 73 ел тулганга багышлана.

Киләсе уен турында җентекләп сөйләр өчен, без «Мирах» интеллектуаль клубы җитәкчесе Илүзә Хоснуллина белән әңгәмә корырга булдык.

   - Әлеге булачак уен нәрсәгә юнәлтелгән?

   - Безнең тарафтан оештырыла торган уен эрудицияне үстерүгә, хәрби вакыйгалар турында булган белемнәрне киңәйтүгә юнәлтелгән. Ул болай гына 1418 дип аталмый. Чөнки сугыш нәкъ менә шуның кадәр барган.

   - Ни сәбәпле уенны квиз форматында үткәрергә булдыгыз?

   - Без һәрвакыт уенның форматын үзгәртеп торырга тырышабыз. Бу, уен барлык кешеләргә дә кызык булсын өчен максатыннан эшләнә. Буген ул квиз, иртәгә «Своя игра», өченче көнгә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» булырга да мөмкин. Бүгенге көнгә, гомумән, интеллектуаль уеннар шактый күп. Минемчә, бу безнең өчен бик отышлы вариант. (Елмая)

   - Интеллектуаль уен тәмамлангач, нинди нәтиҗәләр көтәсез?

   - Хәзерге вакытта безнең өчен төп максат  – күбрәк яңа командалар туплау. Клубыбызның, уеныбызның киңлекләрен зурайту бик мөһим. Биредә сәләтлеләрне генә түгел, гомумән, Сәләт турында белмәгәннәрне дә көтеп калабыз.

   - Уен нинди этаплардан торачак?

   - Уен, әйтелгәнчә, «квиз» (quiz) форматында узачак. Ул  – музыкаль, визуаль һәм классик өлешләрдән торачак.

   - Аңлаганыбызча, әлеге уенда командалар катнаша. Һәрбер командада ничә кеше булырга мөмкин?

   - Һәрбер команда да кимендә 3 кеше булырга, ләкин 6-дан артмаска тиеш.

   - Уенның җиңүчеләре нинди дә буса бүләкләргә ия булачакмы?

   - Уенның җиңүчеләре «Квиз, плиз!» күңел ачу ярышында катнашыр өчен махсус сертификатларга ия булачаклар. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, әлеге уен тренировка форматны йөртә. Шуңа күрә, биредә бары тик беренче 3 урын гына билгеләнәчәк.

   Димәк:

 • 11-нче февраль 

 • Сәләт Йорты 

 • Сәгать 16:00 

Теркәлү өчен сылтама

Килми калма! Сәләт белән бер дулкында бул!