«Ел әйдаманы» – Айгөл Вәлиуллина белән әңгәмә кире кайтырга

Интервью с «Вожатым года» – Айгуль Валиуллиной

Сәләтлеләрнең күбесе өчен «Сәмрух-2017» премиясендә җиңү иң зур казанышларның берсе. Бәхетлеләр, җиңүчеләр рәтенә Айгөл Вәлиуллина да керде. Ул – «Ел әйдаманы» номинациясендә иң олы бүләккә ия булды! Афәрин!

Синең өчен Сәләт ул – …

- Минем өчен Сәләт ул – без, безнең дуслар, безнең үткән, бүгенгесе һәм киләчәк.

Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Хәзерге вакытта мин төрле чараларны оештыручы. «Яңа ел кичәсе», «Сәләт Балы» кебек проектларны тормышка ашырдык. Ә менә инде апрель аенда без «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесен уздырырбыз.

Безнең оешмадан тыш, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттән тыш мин татар халык җырларын җырларга, төрле бәйгеләрдә катнашырга, «Студентлар язы»нда катнашырга, инглиз телен өйрәнергә бик яратам! Үз институтымда фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә, төрле мәкаләләр бастырырга, конференцияләрдә катнашырга яратам һәм тырышам. Ләкин, барысы да Сәләт белән параллель бара. Шуңа күрә, үз тормышымны Сәләткә һәм аннан тыш булганга аера алмыйм.

Синең Сәләттәге төп казанышың?

- Минем өчен иң мөһиме ул – минем әйдаман булуым! Һәм, әлбәттә, шулай ук «Сәмрух-2017» премиясендә «Ел әйдаманы» номинациясендә җиңү яулау.

Синең өчен «Сәмрух» ул – ...

- «Сәмрух» ул – нереаль булган мәйданчык, тик, биредә, барысы да реаль булырга мөмкин!

«Сәмрух» премиясендә җиңер өчен нинди 3 сыйфатка ия булырга кирәк?

- Үз максатыңа тугры, ихлас һәм эшләгән эшеңә мәхәббәт белән карау булырга тиеш!

Җиңүне көткән идеңме?

- «Әйдаманнар ярышы»нда мин инде икенче тапкыр катнаштым һәм якынча нинди бәйгеләр, таләпләр булганын аңлый идем. Белгәннәргә таянып, бу елны мин бәйгегә бик җитди әзерләндем. Элек булган барлык хаталарны да исәпкә алырга онытмадым. Һәм шуны төгәл әйтә алам: иң яхшы өчлеккә эләккәнемне сизә идем.(Елмая) Ләкин, кызганыч, урынны берничек тә белеп булмый. Чөнки барлык катнашучылар да бик көчле иде.

Синең номинациядә җиңүне тагын кемгә бирер идең?

- Теге елга караганда барлык катнашучылар да җитдиерәк әзерләнгән иделәр. Әлбәттә, һәрберсе җиңүгә омтылды. Һәрбер конкурсант аерым өлкәләрдә бик көчле булдылар (иң яхшы шәмчек, иң шәп уен, һ.б).

Үзең турында сөйләп кит.

- Казан шәһәрендә тудым, 20 яшь. Казан Федераль университетында Психология һәм белем институтында 3-нче курста белем алам. Шулай ук күбесе кебек музыка мәктәбен тәмамладым (фортепиано буенча), соңыннан вокал буенча. Еш кына төрле музыкаль бәйгеләрдә дә катнаштым. Кул эшләре белән шөгыльләнергә бик яратам!

Киләсе елда «Сәмрух» та катнашучыларга нәрсә теләр идең?

- Катнашырга һәм курыкмаска телим! Мөмкинлек булганда, ел саен төрле номинацияләрдә катнашырга тырышыгыз. «Сәмрух» премиясендә бөтенесенең дә җиңә алуына инандым.



«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» иҗат студиясе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.