Антон Грачев ИТ-технологияләрне шәхес үсеше коралы буларак билгеләде кире кайтырга

IT как инструмент саморазвития от Антона Грачева

Бүген, 29-нчы июль көнне, ИТ-технологияләргә багышланган VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы 2-нче сменасының төп кунагы Югары технологияләр өлкәсе «ИТ-парк» технопаркы директоры Антон Грачев булды. 

Татарстан Республикасында «ИТ-парк» Казанда һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә бар.  «ИТ-парк» – кешеләргә үз бизнесын, кызыклы мәгълүмати проектлар булдырырга ярдәм итүче зур команда ул. Бүгенге көндә ИТ-технологияләр зур таралу алды һәм көннән-көн җәмгыятьнең күбрәк сфераларын үз эченә ала.

Форум катнашучылары белән очрашуда Антон Олегович мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уңышка ирешү өчен кирәк булган һөнәри сыйфатлар турында сөйләде. Командада эшли белү, аналитик фикер йөртү, эш сөючәнлек һәм зур күләмдәге мәгълүматны сеңдереп эшләү – шушы 4 фактор аеруча да мөһим икән.

Шулай ук кунак зур шатлык хисләре белән «ИТ-парк»ның елдан-ел үсүен билгеләп узды. Тормышыбызның һәр өлкәсендә диярлек замана технологияләре бар. Ни кызганыч, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төп проблема булып әти-әниләрнең аларга булган скептик карашы тора. Өлкән буын кешеләре традицион һөнәрләрне, консерватив юнәлешләрне отышлырак күрәләр. Тик позитив мисаллар да байтак: әти-әнисе фикеренә колак салмыйча югары технологияләр өлкәсендә шәхси ачышларын ясаган яшьләр дә бар.

Уңышка ирешү серләрен Антон Олеговичтан Сәләт медиа-үзәге хезмәткәрләре дә сорашты.

Сезне Форумда күрүебезгә чиксез шатбыз! Һәрвакыт терәк булуыгыз өчен рәхмәт!

- Сәләт – Татарстанның сыналган инициативасына әверелде. Ул үзенә меңләгән бала һәм яшьләрне җыя. Яшь буын безнең өчен һәрвакыт приоритетта. Чөнки кечкенәдән балага фундамент салу кирәк. Фундамент дигәндә мин бу очракта гадәти тормышка югары технологияләрнең үтеп керүен аңлауны атыйм. Моны аңлаган кеше киләчәкне дә күзаллый ала. Бүгенге мәгариф системасында да бу юнәлеш җитми, шуңа да без шушы бушлыкны тутырмакчы булабыз. Безнең ИТ-академиянең Soft Skills, программалаштыруга кагылышлы берничә проекты бар. Яшь буынны үстерүдә бу факторлар әһәмиятлеләрдән санала. Сәләт – балаларны укытучы шәп программа. Бу хезмәтне башкаручылар – сез булдырасыз. Чакыруыгыз өчен рәхмәт!

Ничек уйлыйсыз, киләчәктә уңышлы белгеч булу өчен мәгълүмати технологияләр белән ни яшьтән кызыксына башлау кирәк?

- Инде 6 ел дәвамында бизнес-инкубатор өстендә эшлибез. Бу вакыт аралыгында без өр-яңадан 200-дән артык төрле бизнесларны торгыздык. Яр Чаллыдагы «ИТ-парк»та 12-16 яшьтәге 90% мәктәп укучылары булды. Алар үз күзләре белән әлеге системаны күрделәр. Шунысы да мөһим: биредә эшләүче кешеләр кайчандыр үз проектлары белән килеп, аны үстерә алганнар. Кайберәүләр бу уңышка кече яшьтән үк ирешә ала.  Мисалга, 1,5 миллион керем кертүче шәхси бизнесын булдырган 14-15 яшьлек балалар да бар. Олылар белән беррәттән, көндәшлекне узып алар шушы дәрәҗәгә ирешкәннәр.

Очрашудан соң күп кенә балалар яныгызга килеп тә аралаштылар. Нинди сораулар бирделәр?

- Шәхси проектлары турында. Кызганыч, бу проектларны тик торганнан гына чынга ашырып булмый. Моның өчен безгә алар янына барып эшләү кирәк. Яки баланың күчеп килүен, мәктәп алмаштыруын. Күрүегезчә, бу бик җайлы процесс түгел. Шуңа да эшмәкәрлек буенча онлайн-курс булдырасыбыз килә. Бу очракта өйдән һәм укудан аерылмый гына безнең белән элемтәдә булырга мөмкинлек туачак. Инглиз телендә Сәләт белән берлектә шундый программаны чынга ашырып киләбез инде.

Катнашучыларга теләкләрегез?

- Һәрчак белемгә омтылыгыз. Кеше шул очракта гына яши, үсә. Кешегә уңайлы булганда ул бер урында туктап тора. Ә дөнья бит гел алга бара, тик тормый. Шуңа да һәрдаим укырга һәм үсештә булырга кирәк.