Жоао Пауло Ребелу: «Казанны камилләштергән кебек, дөньяны да матурлагыз!» кире кайтырга

Португалия Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча Дәүләт секретаре Жоао Пауло Ребелу үзенең ярдәмчесе Диого Набайш белән берлектә, Татарстан башкаласында узучы Конфедерацияләр кубогының ярымфинал матчына кунакка килде. Бу уенда Португалия Чили белән көч сынашты. Республикабыз, биредәге яшьләр хәрәкәте белән якыннан танышу өчен, чит ил кунаклары Сәләт йортында да булдылар.

Кунакларны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин озатып йөрде. «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов Сәләт йорты буенча экскурсия уздырды, берләшмәбез эшчәнлеге белән таныштырды. Сәләт йортында сменаларга әзерләнеп утыручы башҗитәк һәм әйдаманнар Сәләт мохитен тулысынча тоемларга ярдәм иттеләр.

Кунаклар эшчәнлегебез низамәтләре, зур проектларыбыз белән кызыксынды. Сәләт активистларының туган телебездә аралашуын ишетеп таң калдылар.

«Бу сәяхәт сезнең шәһәр белән танышу гына түгел, ә яшьләр сәясәте хакында фикер алышу мөмкинлеге дә иде. Сезнең эш алымнары игътибарга лаек, күңелдә бик әйбәт тәэсир калдырды. Сәләтлеләр белән эшләвегезне дәвам итегез! Казанны камилләштергән кебек, дөньяны да матурлагыз!» - дип теләкләрен җиткерде Жоао Пауло Ребелу.


IMG_6646.JPG

IMG_6685.JPG

IMG_6699.JPGIMG_6737.JPG