«Болгар-Туган тел» форумының юбилеенда бар дөнья балалары берләшә кире кайтырга

Юбилейный Форум «Болгар-Туган тел» объединил детей со всего мира

«Сез килү белән безнең Спас районына җәй килде, - дип катнашучыларны сәламләде Спас районының контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов. - Сезне үзебездә күрүебезгә бик шатбыз. Күңелле яллар телим, яңа дуслар табыгыз, алдагы уку елында тагын да тырышып уку өчен көч туплагыз».

15 июньдә V Халыкара «Болгар-Туган тел» чатырлы аланы ачылды. Чынлап та, шул көннән җәй башланды! Салкыннар урынына алмашка җылы көннәр һәм саф һава килде.

«Быел безнең юбилей, һәм бу бик тарихи мизгел. Озакламый, изге Болгарның энергиясен алып, без бергә Биләр җиренә барачакбыз. Анда меңләгән талантлы, энергияле яшьләр бер командага әйләнәчәк. Без бабайларыбыздан калган мирас хуҗалары, шуңа күрә әлеге изге, тарихи урыннарны сакларга тиешбез», - дип искәртте «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

«Болгар-Туган тел» нең географиясе елдан ел киңәя. Быел биредә 5 көн дәвамында Татарстан һәм күрше Башкортстан, Самара, Удмуртия, республикаларыннан, Пермь крае, Курган, Төмән өлкәләреннән һәм хәтта Казахстаннан - барлыгы 425 бала татар теле һәм мәдәнияте белән танышты.

Форумның төп юнәлеше – тел, иҗат һәм тарих. Бер-берсеннән шактый аерылып торсалар да, әлеге өлкәләр балаларның белемен тагын да арттырды. Укыту программасы кысаларында танылган шәхесләр: иҗат, фән, IT-технологияләр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән белән очрашулар үткәрелде.

Балалар тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, «Түбәтәй» туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева, «Ялкын» һәм «Идел» журналлары вәкилләре белән очрашты.

«Болгар-Туган тел»дә һәркем үзен яңача сынап карый алды. Кемдер – җыр-бию, вокал, журналистика серләренә төшенсә, кемдер – шахмат, курайда уйнау, күн белән эшләргә өйрәнде. Балалар хәтта үзләренең чын газетасын да булдырды.

Ак мәчет һәм Болгар музей-тыюлыгына экскурсияләр берәүне дә битараф калдырмагандыр. Катнашучылар барлык тарихи объектларны күрә алды, азан тыңлады, «Ипи музее»нда телне йотарлык ипи пешерү серләренә өйрәнде.

Соңгы көн – иң көтелгән һәм иң мөһим көн булды. Лагерь һәм анда яшәүче балалар белән танышырга ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Яңгыр явуга карамастан, очрашу бик җылы үтте. Рафис Борһанов беренчеләрдән булып, «Болгар-Туган тел» форумының быелгы җыр һәм биюен карады. Әле моңарчы аны беркайда да күрсәтмәгәннәр иде. Рафис ага балаларны смена тәмамлануы белән котлады, алга таба уңышлар теләде.

Ә инде иртәгә «Болгар-Туган тел» чатырлы лагере Биләргә Сәләтнең беренче форумына бара.