«БикаФест»та музыка юнәлеше буенча бәя бирүчеләр ← кире кайтырга

«БикаФест» фестиваленең килеп катнашу этабына санаулы көннәр генә калып бара. Ә без сезне музыка юнәлеше буенча бәя бирәчәк жюри белән таныштыра торабыз.
Ләйсән Арсентьева – җырчы, композитор, Р.Бикмуллин фестивале җиңүчесе, доцент;
Эльза Исламова – Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокаль сәнгать кафедрасы чыгарылышы, М.И. Глинка исемендәге XXVI халыкара конкурста II дәрәҗә лауреат, күп кенә халыкара конкурслар лауреаты;
Айгөл Хәйри – Татарстанның атказанган артисты, Рәсәйкүләм һәм халыкара конкурслар лауреаты;
Зәринә Вильданова – җырчы, «Үзгәреш җиле» һәм «Ballet beyond borders» халыкара фестивальләре лауреаты, «Jager music awards» музыкаль премиясе финалисты, «CheekLaWeek» проекты җитәкчесе;
Зөһрә Шәрифуллина – Татарстанның халык артисты;
Рөстәм Сәрвәров – композитор, автор-башкаручы, продюсер;
Ильяс Гафаров – музыкант, Yummy music лейблы генераль продюсеры.
Сайлап алу этабы Сәләт Йортында 7-нче декабрьдә узачак. Ә «БикаФест»ның Гала-концерты 8-нче декабрьдә 17:00-дә була.