VI «Сәмрух» республика ел премиясе ничек узачак? кире кайтырга

Как пройдет VI Ежегодная республиканская премия «Сәмрух»?

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында VI «Сәмрух» республика ел премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәмрух-2019» премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясе җиңүчесе Рәлинә Фаваризова һәм тантананың режиссеры Ислам Валеев катнашты.

Тимур Сөләйманов премиянең «Сәләт» берләшмәсе өчен әһәмиятен билгеләде: «Сәмрух» — ел нәтиҗәләре һәм алдагы көнгә корган планнарны «Сәләт» командасы белән уртаклашу чарасы», - дип атады.

«Сәмрух» премиясен үткәрә башлаганда, без һәр җиңүчегә акчалата бүләк бирү турында килештек. Ул сумманы «Сәләт»тә катнашкан яшьләр һәм ата-аналар үзләре җыя. Шундагы акча җиңүчеләргә тапшырыла. Быел 300 меңнән артык акча килде. Беренче елда 150 мең иде», — диде Тимур Сөләйманов. Матди база FundSelet краудфандинг платформасында туплана.

Быелгы номинацияләр, жюри әгъзаларының эшчәнлеге белән Айгөл Габдрахманова таныштырды. Катнашу дүрт этаптан тора, быел финалга 64 кеше чыгуы турында сөйләде, һәр номинациянең үзенчәлекләренә тукталып үтте.

Узган елгы җиңүчеләрнең берсе Рәлинә Фаваризова исә сүзен «Сәләт» хәрәкәтенә рәхмәт әйтүдән башлады. Үзе өчен бу премиянең никадәр әһәмиятле булуын, җәмәгать һәм фән юнәлешендә яңа мөмкинлекләр ачуын сөйләде. Үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Премияне тапшыру тантанасы исә ретро стилендә узачак. Тантананың режиссеры Ислам Валеев декорацияләрдә, кайбер концерт номерларында 80-90 нчы еллар чагылыш табачагын сөйләде. Сәхнәдә беренче мәртәбә стендап форматында чыгышлар булачак. Сәлкешләр, әйдаманнар һәм танылган җырчы-композиторлар коллаборацияләре көтелүен дә сөйләде.

Премия 24 нче февральдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында тапшырылачак. Быел Роспотребнадзор таләпләре буенча тамашачылар саны җиде йөздән артмаска тиеш. Тантананы Сәләтнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында турыдан-туры эфирда карап булачак.