«Казан Гүзәле» - Алия Әхмәтова кире кайтырга

«Казан Гүзәле» - Алия Ахметова!

12 сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясе сәхнәсендә «Татар кызы - 2019» конкурсының масштаблы финалы узды. Финалга чыгучылар арасында «Казан Гүзәле» исеменә лаек булган Сәләт активисты Алия Әхмәтова да катнашты. Үз чиратыбызда аны тагын бер кат тәбриклибез. Дәрәҗәле исемгә лаек булган финалистканың тәэсирләрен сезгә дә җиткерергә булдык.

- Алия, сине тагын бер кат номинациядә җиңүең белән котлыйбыз! Безнең белән дә уртаклаш әле, ни өчен син бу конкурста катнашырга булдың?

- Рәхмәт! Минем өчен бу матурлык һәм талант конкурсы гына түгел, бу татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру максатын йөрткән масштаблы проект.

Мин үземнең татар кызы булуым горурланам, әби-бабайларымның, әниемнең татар кызының нинди булганын аңлатканнары һәм шундый итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтле. Шуңа күрә мин үземне күрсәтергә һәм бу конкурсның бер өлеше булырга омтылдым.

- Яшьләр арасында мондый форматтагы конкурслар актуаль микән? Әйе икән, нәрсә белән? 

- Бик популяр! Елдан-ел катнашучылар саны арта бара. Конкурсның актуальлеге: ул елдан-ел масштаблырак, әлеге чарада катнашу бик зур казаныш! Бу үз эшенең чын профессионаллары, танылган режиссерлар, хореографлар, мәдәният хезмәткәрләре белән эшләү өчен менә дигән мөмкинлек; бу яңа танышулар һәм онытылмаслык мизгелләр өчен мохит.

- Әлеге конкурс сиңа нәрсә бирде? Катнашучылар турында нәрсә әйтә аласың?

- Әлбәттә, әлеге конкурс миңа бик зур тәҗрибә, якты хис-кичерешләр, яңа дуслар бүләк итте. «Татар кызы» ярдәмендә мин күп нәрсәгә өйрәндем, кызыклы мастер-классларда булдым, үземә ныграк ышана башладым. Иң мөһиме, бу конкурсның атмосферасы! Барлык финалисткалар белән без бик дуслаштык. Катнашучыларның һәркайсы гаять талантлы, акыллы, җиңүгә лаек. Минем өчен алар белән бер дәрәҗәдә булу – бәхет.

- Әлеге чараның плюслары белән уртаклаш.

- Плюслар бик күп: гореф-гадәтләрне саклап калу, туган телне популярлаштыру, яңа тәҗрибә, кызыклы танышулар, мөмкинлекләр, онытылмаслык хис-кичерешләр, якты мизгелләр, матур киемнәр, атмосфера!

- Бу өлкәдә синең алдагы планнарың нинди?

- Киләсе максат: халыкара этапта Татарстанны лаеклы рәвештә тәкъдим итү.

- Киләсе катнашучыларга синең теләкләрең.

- Үзегезгә максат куярга курыкмагыз! Барысын да булдырачаксыз! Хыялыгыз артыннан барыгыз! Барысы да сезнең кулда!