Arts Biler Forum-га гаризалар кабул итә башлыйбыз! кире кайтырга

Стартует заявочная кампания на Arts Biler Forum!

29-нчы апрельдә Arts Biler Forum-га – Сәләт Форумының иң иҗади сменасына гаризалар кабул итү кампаниясе башланып китте.

Arts Biler Forum беренче тапкыр 2018-нче елда оештырылды һәм, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, традицион рәвештә Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә IX Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы буларак үткәрелә.

Форум катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем һәм экспертлардан киңәшләр алу, үзләрен белем бирү һәм мәдәни программада күрсәтү, башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр булдыру, төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре белән, шулай ук сайлап алынган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән танышу, киләчәк үсешкә этәргеч алу өчен мөмкинлекләр мохите булдыру максатыннан оештырыла.

Форумның уку-укыту программасы кысаларында һәр юнәлеш өчен («бию юнәлеше», «музыка юнәлеше», «театр юнәлеше») иҗади лабораторияләр эшләячәк. Һәр юнәлешнең үз экспертлары бар, шулай итеп, һәр юнәлеш кысаларында берничә лаборатория эшләячәк. Иҗади лабораторияләрдә катнашучылар конкурс программасы нәтиҗәләре буенча экспертлар тарафыннан сайланып алыначак. Катнашучылар арасында индивидуаль башкаручылар, коллективлар һәм коллективлардан сайланып алынган берничә катнашучы була ала (бу экспертлар төркеме карамагында). Һәр лаборатория үзенең иҗади эшен Форумның гала-концертында күрсәтәчәк.


Форум 3 этапта үткәрелә:

1 этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 2020-нче елның 29-нчы апреленнән 24-нче маена кадәр. Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә. Форумда аерым башкаручылар һәм коллективлар катнаша ала. Катнашучыларның яше – 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәр.

2 этап – «Читтән торып сайлап алу этабы»: 2020-нче елның 1-нче июненнән 6-нчы июненә кадәр. Катнашучыларны сайлап алу эксперт комиссиясе тарафыннан Форумга тапшырылган гариза, күрсәтелгән казанышлар нигезендә үткәрелә.

3 этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 2020-нче елның 27-нче июненнән 2-нче июленә кадәр. Форумның остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экспертлар комиссиясе тәкъдиме белән режиссер төркеме сайлап алган номерлардан торган гала-концерт чараларын үз эченә алган белем бирү, мәдәни программасында катнашу.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә Форумны үткәрү этаплары үзгәрә һәм Форумның үткәрелү вакыты кичектерелә ала. Моның турында катнашучыларга алдан хәбәр ителәчәк. Шулай ук үзгәрешләр белән selet.biz сайтында мөстәкыйль рәвештә танышып булачак.

Форумның эксперт комиссиясе Форумда катнашучылар арасыннан лауреатларны билгели. Барлык катнашучылар да Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы катнашучысы дипломнары белән бүләкләнә.


НИГЕЗЛӘМӘ

Форум Дирекциясенең контактлары:

тел.: +7 9276705671 (эш вакыты: 9.00-20.00).

email: artsbilerforum@selet.biz.