Сәләт Форумының рәсми ачылышы кире кайтырга

Торжественное открытие второй смены Форума Сәләт

Әләмнәр күтәрелде. Рәсәй, Татарстан гимннары яңгыратылды. Сәләт берләшмәсе гимны һәм маршы да бәйрәмне бизәде. Бүген Биләр музей-тыюлыгында VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы 2-нче сменасының ачылу тантанасы узды.

Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар да катнашты: «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Казан шәһәрендә Венгриянең генераль консуллыгын вакытлыча башкаручы Ласло Дароци, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Николай Чурин һәм «Таттелеком» җәмгыятенең корпоратив клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Фәхретдинова.

«Бүген биредә булуыма бик шатмын! Сез шундый күп: актив, максатчан һәм бәхетле! Форумда яңа белемнәр генә алып калмыйча, яңа дуслар да табуыгызда шигем юк. Барысы да таң калдыра: оешма да, программа да, балалар да! Киләчәк буынның шундый мөмкинлекләре булуы, чыннан да, сокландыргыч. Афәрин! Уңышлар сезгә!» - дип җиткерде Ласло Дароци.

«Сәләт элек-электән татар рухлы яшьләрне тәрбияләп килде, мәдәниятебезнең, туган телебезнең тоткасы булды. Бүген Биләр җирендә узучы шушы Форумны күзәткәндә дә күңел сөенә. Оештыручыларга, җитәклегебезгә рәхмәт! Киләчәктә дә эшчәнлегегездә уңышлар теләп калам: иҗат һәм фән сөюче татарның чын улларына, кызларына туры күрсәтегез!» - ди Данил Салихов.

«Мин Форумда беренче тапкыр. Күреп сокландым, шаккаттым! Сезнең кыйммәтләрегез, миссиягез бер балага гына юнәлдерелмәгән. Географиягез киң, катнашучыларыгыз күп, идеяләрегез ташып тора. Димәк, сез халыкка кирәк! Шәхсән үземнән һәм компаниябез исеменнән бары уңышлар гына теләп калам! Барлык куйган максатлырыгызга да ирешегез! «Бәләкәч»не күреп, янәшәмдәге сәләтле балалар белән аралашып аларның тормышта зур уңышка ирешәчәген фаразлап була. Уңышлар сезгә!» - дип, Гөлназ Фәхретдинова соклануын яшермәде.

Киңәш-теләкләр яңгыраганнан соң уку-укыту программасы башланып китте.

Психолог Люция Закирҗанова районнардан килгән делегацияләргә шәхес үстерү һәм камилләштерү буенча тренинг уздырды. «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры Айгөл Габдрахманова, Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов клублар эшчәнлекләре белән таныштырды, Сәләт дөньясы хакында сөйләде.  MAXat  үсеш үзәге вәкилләре «Сәләт-Эшмәкәр» сәлкешләре өчен махсус хакатон уздырды. Программалыштыру буенча 2 тапкыр дөнья чемпионы Нияз Нигъмәтуллин үз өлкәсенең серләрен чиште. Форумның мөхтәрәм кунаклары үзләренең уңыш формулалары хакында сөйләде, сәлкешләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Үз эшчәнлеген Форумның радиосы да дәвам итә. «Татар радиосы» алып баручысы катнашучыларны оештыру комитеты әгъзалары, Форум яңалыклары белән таныштыра.

«2014-нче елны беренче тапкыр делегация буларак Форумга килгән идек. Улым Сәләтне бик ошатты, икенче елга берәр аланына барасы килүен белдерде. Ел буе Сәләт белән яшәдек, февральдә гариза тутырдык, «Сәләт-Биләр каласы» аланы сайладык. Бүген Аксубай клубы әгъзалары биредә. Беренче тапкыр килүчеләр дә шактый. Әлеге Форумнан аралашу, тәҗрибә көтеп калабыз. Ел дәвамында клубта эшләргә җитәрлек илһам аласыбыз килә.», -дип белдерде «Сәләт-Аксубай» клубы кураторы Ләйлә Муратшина.