«Фәнсар» үзәген сәлкипушлар авазы җанландырды кире кайтырга

Смех сэлкипушей вдохнул новую жизнь в Центр «Фәнсар»

Узган ялларда, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә еллар белән сыналган дуслык, балаларның шат авазлары һәм чын гаилә мохите хөкем сөрде. Чөнки биредә өченче тапкыр «Сәләт-Гаилә» сменасы үтте.  Аны үзләре дә кайчандыр сәлкеш булган, бүгенге көндә бәхетле әти-әни ролен башкаручы Сәләт ветеранны яратып шулай атый. «Сәләт-Бәләкәч» проекты тарафыннан оештырылган әлеге смена үзендә 10 Сәләт гаиләсен җыйды. Смена турында әлеге проектның җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова белән сөйләштек.

Гүзәл, кабаттан «Фәнсар»да җыелгансыз икән.

- Әйе, «Сәләт-Гаилә» сменасы безнең өчен инде традициягә әверелде. Аның белән «Бәләкәч» клубының яңа уку елын да башлап җибәрдек. 7-нче октябрь көнне, Сәләт йортында беренче дәрес узачак.

Ничә кеше катнашты?

- 30.

Программа турында сөйләп үт әле.

- Программада укытучылар белән дәресләр, музейга бару, спорт чараларында катнашу, гаилә эстафетасы каралган иде.

Синеңчә, смена ничек узды?

- Шәп! Без көткәннән әйбәтрәк булды, миңа калса.

Синең өчен «Бәләкәч» нәрсә ул? Әлеге проект ни белән кызыклы?

- «Бәләкәч» бик күп әти-әниләрнең, Сәләт ветераннарының хыялын чынга ашырды.  Алар балаларының тәрбияләренә зур игътибар бирә, сабыйны көчләп, куркытып түгел, ә кызыксындырып укытырга кирәклеген әйбәт аңлый. Тагын бүгенге җәмгыятьтә индивидуаль караш дигән төшенчә дә бик мөһим. Һәм, әлбәттә, телебез, мәдәниятебез сакланып калсын иде дип тә тырышабыз.

Әйе, кече яшьтәге балаларга белем биргәндә бу факторлар бик мөһим шул.

- Мәктәпкәчә яшьтәге бала бар мәгълүматны да бик тиз сеңдерә. Шуңа аларны үсендереп, илһамландырып, яңа үрләргә өндәп торырга кирәк! Шартлар булдырырга кирәк. Балага бу мохиттә эмоциональ яктан да, физик яктан да уңайлы булырга тиеш. Безнең гаилә өчен «Сәләт-Бәләкәч» үзенчәлекле проект: биредә балаларыбыз, дусларыбызның балалары һәрьяклап үсә.

Балаларга һәм аларның әти-әниләренә теләкләрең.

- Яңа уку елы башланды. Без тагын бетмәс-төкәнмәс эш дөньясына, мәшәкатьләргә чумдык. Үзеннән-үзе хәтергә бер Америка университетының фәлсәфә факультеты галиме уздырган тәҗрибә килә. Ул бер савытка башта пинг-понг шарларын тутырган. Урын калмагач чуерташ сала башлаган, аннары – ком, су... Тормышта да шулай бит: аны башта иң мөһим һәм кирәкле элементлар белән тутыру кирәк. Гаилә, балалар, сәламәтлек дисеңме... Чуерташ, су, ком кебек вак-төякләрдән башласак мөһимрәк әйберләргә урын калмас. Зур эшләр белән тулы көннәрегездә иң мөһимен аерып алып, приоритетларыгызны дөрес урнаштыруыгызны телим.