Ләйсән Арсентьева дөньякүләм икътисад форумында Рәсәйне тәкъдим итәчәк кире кайтырга

Ляйсан Арсентьева представит Россию на Всемирном экономическом форуме

КФУның икътисад факультеты доценты, Сәләт активисты Ләйсән Арсентьева 2018-нче елның гыйнвар аенда Давоста узачак дөньякүләм икътисад форумында Рәсәйне тәкъдим итәчәк. Ул Global Shapers Community проектында катнашып иң яхшылар рәтенә керде. Форумда бизнес, сәясәт  һәм башка өлкәләрдә уңышлы эш алып барган җитәкчеләр катнаша.

Әлеге бәйге ел саен катнашучыларны портфолио аша җыя. Яшьләр ирешкән уңышлары хакында үз илләрендә генә түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр белән аралашып, фикерләре белән уртаклашалар. Портфолио  аша узган һәм иң яхшылар дип саналганнар дөньякүләм икътисад форумында катнашу бәхетенә ирешә. Быел исә Рәсәй данын бердәнбер кеше – Сәләт активисты Ләйсән танытачак.


Ләйсән Сәләткә 2004-нче елда килеп керә.  

«Сәләт-Биләр» сменасына күп кенә бәйге, олимпиадаларда катнашып, ТНВ каналының алып баручысы буларак эләгә. Беренче елда ук сары галстукка ия була. «Бикафест» фестивалендә элегрәк катнашучы, ә бүгенге көндә жюри составында катнаша. «Сәләт-Бәләкәч» проектында вокал дәресләре алып бара. Быел ул беренче тапкыр Канадада уздырылган «Сәләт-Монреаль» аланының оештыру комитеты әгъзасы булды.

2011-нче елдан Ләйсән фәнгә килеп керә. КФУда бүгенге көндә икътисад юнәлешен сайлап, укучыларга конкурентлык осталыклары буенча лекцияләр укый.

««Казан шейперлар мәктәбе» проектын Казанда булдырган, шулай ук Сәләт активисты булган Дилбәр Садыкова белән без тормышта да дус, әлеге проект өстендә эшләүчеләр дә. Нәкъ менә ул миңа Shapers Community проектында катнашырга тәкъдим итте. Барысы да уңышлы килеп чыгар дип ышанып калам» - дип фикерен белдерде безгә Ләйсән.

Ләйсән, уңышлар телибез! Алга таба да Сәләт проектларында да катнашып, фәнни өлкәдә дә зур дәрәҗәләргә ирешүеңә шигебез юк. Афәрин!