Ләйсән Сабитова: «"Sanak-lab" – яңа мөмкинлекләр дөньясы ул!» кире кайтырга

Ляйсан Сабитова: «"Sanak-lab" – это новые грани возможностей!»

«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе катнашучылары өчен язгы сессия узды. Биредә Сәләт йортына дәресләргә йөрүче, Казан шәһәренең, Татарстанның Яшел Үзән, Түбән Кама, Норлат, Әлмәт, Буа, Әтнә, Балтач, Чүпрәле районнарыннан килгән 7-11-нче сыйныф укучылары катнашты.

Сессиядә укучылар үзләренең курсларын өйрәнүне дәвам иттеләр. Яңа гына килеп кушылган катнашучыларга дәресләрне сайлап алу мөмкинлеге тудырылды: Java яки C++ программалаштыру телен өйрәнү;  3d-модельләштерү; Unity 3d өчен C# программасын үзләштерү. Тагын бер кызыклы юнәлеш булып иҗади биремнәр чишү, коммуникация осталыгы һәм чыгыш ясау торды. Дәресләрне лабораториянең укытучылары һәм Brainstore креатив оешмасы белгечләре алып барды.

Әйдаманнар командасы сессиянең программасын балаларга уңайлы итеп төзегән иде: аның нигезендә алар ял да итә алды, яңа белемнәр дә туплады.  Интеллектуаль-күңел ачу чаралары (квестлар, «Угадайка» уены), спорт турнирлары, экскурсияләр дә оештырылды.

Чара бик күңелле, дустанә мохиттә узды. 5 сәгатьлек уку-укыту блогы, аннары күңел ачу һәм ял программасы бер сулышта үтте.

Сессия сәлкешләр дә, әйдаманнар да катнашындагы зур концерт белән тәмамланды. Әлеге концерт күңелле биюләр, гитарага кушылып җырлау, уен-көлке белән уралып барды. «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе катнашучылары «Сәләт-Санак» җәйге сменасына да килергә теләкләре барлыгын белдерделәр.

Ләйсән Сабитова, проект җитәкчесе:

-         Кояш, мавыктыргыч дәресләр, көчле укытучылар, шәп әйдаманнар командасы, сәләтле балалар Лабораториябезне бәхеткә күмделәр. Санак – ИТ-юнәлеш, бу безнең тарихтагы эзебез, Sanak-lab – яңа мөмкинлекләр дөньясы ул. Биредә күңел шатлана.

«Sanak-lab»ның әйдаманнар һәм укытучылар командасы сезнең өчен тагын да кызыклырак, тагын да файдалырак «Сәләт-Санак» җәйге сменасын әзерли. Аланны тулырак күзаллау өчен 20-нче май көнне, 17:00, Сәләт йортында узачак воркшопка килегез. Биредә без Лабораториянең 2016/2017-нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясарбыз, сорауларыгызга җавап бирербез.

Күрешкәнгә кадәр!