Сәләт Клубының туры эфиры кире кайтырга

Прямой эфир Клуба Сәләт
17-нче октябрь көнне безнең инстаграмда Сәләт Клубларының туры эфиры була.

Анда нәрсә турында сөйләячәкләр? Бу сорауны Клуб президенты Тимерхан Шәйхетдиновка бирдек.

– Туры эфирда 2019-2020-нче уку елында Сәләт Клубының проектлары һәм чаралары турында мәгълүмат бирәчәкбез.
Әйтик, 21-нче октябрьдә безнең «Дәрман» юнәлеше старт ала. Бу юнәлешкә «ВикиМәктәп», «Безнең фикер», «Мирах», «Атлант» керә. «Атлант» яңа форматка күчә – өстәл уеннары клубы форматына.
Безнең быел яңа клублар да барлыкка килде: «Сәләт-Алексеевск Клубы» һәм «Сәләт-Түбән Кама Клубы». Шуның белән барлыгы 15 клуб булды. Алар турында да мәгълүмат булачак.