MEDIA BILER FORUM ачык дип игълан ителде! кире кайтырга

MEDIA BILER FORUM объявляется открытым!

21-нче июльдә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – MEDIA BILER FORUM башланып китте!

MEDIA BILER FORUM – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле актуаль инструментларга, шулай ук радио һәм телевидение эшчәнлеге нечкәлекләренә багышланган смена. Ул яшь журналистларны, блогерларны гына түгел, алар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итүчеләрне - авторлар, креатив директорлар һәм бренд-менеджерларны да җыя.

Смена программасы кысаларында әйдәп баручы белгечләр белән уку-укыту сессияләре һәм очрашулар, остаханәләр һәм фикер алышу мәйданчыклары, гамәли һәм иҗади биремнәр каралган. Һәр катнашучы алган белемен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый алачак.

Бу форумда Сәләтнең ике профильле сменасы – «Сәләт-Гайрәт» һәм «Сәләт-Санак», шулай ук Татарстан районнарыннан килгән активистлар катнаша.

Бүген балалар Биләр җирлегенә килеп урнашты. Алар өчен велком-тур оештырылды, көндез форумның гала-концертына чыгышлар сайлап алу булды.

Сәгать 18:30-да Selet Live онлайн студиясендә турыдан-туры эфир узды. Биләр җирлегеннән туры эфирлар форумның һәр көнендә чыгып бара. Анда форум хәбәрләре, интервьюлар, кызыклы репортажлар һәм башка яңалыклар күрсәтелә.

Кичке аштан соң MEDIA BILER FORUM-ның рәсми ачылу тантанасы булды. Катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сәламләде. «Менә, ниһаять, кабат Биләргә кайттык! Әйдәгез, Биләр җирлеген, Хуҗалар тавын, Изге Чишмәне сәламлик әле. Без сезне ел дәвамында көтәбез, каршыларга әзерләнәбез, ниһаять, шушы мизгел килеп җитте. Рәхмәт сүзләрен дә әйтеп китик. Әйдаманнарга, башҗитәкләргә, остазларга, оештыручылар командасына зур рәхмәт. Алар шушы форумны уздыру өчен ел дәвамында әзерләнәләр. Әлбәттә, сезнең әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга бик зур рәхмәт. Безне монда ел дәвамында кабул итүче Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетына да, барлык министрлыкларга һәм, әлбәттә, президентыбыз Рөстәм абый Миңнехановка да рәхмәтләребезне белдерәбез», – дип сөйләде ул. Һәм оештыручылар комитетының бер өлеше белән таныштырып китте. Форум катнашучылары Биләр әләмен күтәрде, һәм MEDIA BILER FORUM рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде.

Ачылу тантанасыннан соң «Кичке Биләр» дигән импровизацион шоу узды.