Син дә эстетик ләззәт алырга омтыл! кире кайтырга

Сформируй и ты свой эстетический вкус!

Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» VII ачык әдәби бәйгесенә гариза бирү кампаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» VII ачык әдәби бәйгесе Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы «Сәләт» иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге тарафыннан әдәби, сәяси-иҗтимагый «Идел» яшьләр журналы, «Ялкын» яшьләр журналы, «Салават күпере» балалар журналы, «Калеб» яңа буын җыены белән берлектә оештырыла.

Бәйге үз алдына түбәндәге максатларны куя һәм тормышка ашыра:

– әдәбият өлкәсендә сәләтле булган балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан үсүдә ярдәм күрсәтү;

– балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвыкъ һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү;

– сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи мирасына юнәлдерү;

– талантлы язучы һәм Сәләт оешмасы катнашучыларының остазы Флүс Латыйфиның исемен Сәләт мохитендә яңгырату һәм яшәтү;

– сәләтле яшьләрне Сәләт оешмасының проекталарына чакыру.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

– шигърият;

– чәчмә әсәр;

– балалар әдәбияты;

– драматургия;

– публицистика.


Бәйгедә 12 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге сәләтле мәктәп балалары һәм студентлар катнаша ала.

Конкурс түбәндәге яшь категорияләрнә карап үткәрелә:

– 12-14 яшь;

– 15-18 яшь;

– 19-25 яшь.

«Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе берничә этапта үткәрелә:

– 19-нчы март – 5-нче апрель – гаризаларны кабул итү этабы;

– 5-нче март – 6-нчы апрель – иҗади эшләрне конкурска сайлап алу этабы;

–6-нчы апрель – 13-нче апрель – конкурска кабул ителгән эшләрне казыйлар шурасы тарафыннан бәяләү этабы;

– конкурсның финалы Казанда Сәләт Йортында (Островский ур., 23-нче йорт) булачак. Финалның үткәрелү көне алдан хәбәр ителәчәк.

 

Бәйгедә катнашыр өчен гаризалар монда кабул ителә.

Бәяләү критерийлары Нигезләмәдә тәкъдим ителгән.