250-дән артык сәлкеш бүген сары футболка киячәк кире кайтырга

Более 250 сэлкешей сегодня наденут желтые футболки

Бүген 250-дән артык сәлкеш Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә үтәчәк «Сәләт-Имәнкәй» һәм Лаеш районындагы «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагерендәге «Сәләт-Шәхес» аланына юнәлде.

Балаларның яртысы быел Сәләттә беренче тапкыр икән. Димәк, безнең Сәләт гаиләсе дә үсә. Без дә, үз чиратыбызда, кочагыбызга туган татар телебезне сөюче фикердәшләребезне алырга әзер. «Сәләт-Шәхес»кә Татарстаннан гына түгел, Әстерхан, Ижевск, Самара, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез дә килүе бик күңелле хәл.

«Минем абыем Сәләттә булган иде. Аның киңәше буенча мин дә барырга булдым. Үзем биергә, җырларга, иҗатны яратам. Биредә дә чыгыш ясарга телим. Татарстанга кечкенә чагымда бер килгән идем, хәзер менә икенче тапкыр. Бик ошый! Сменада татар телемне камилләштерәсем килә», – ди Әстерханнан килгән Нурия Ишниязова.

«Казанга беренче тапкыр сменага барыр өчен килдем. Сәләт турында танышларымнан ишетеп беләм. Татар телен аңлыйм, тик үземә сөйләшергә әлегә авыррак. Сменада өйрәнәчәкмен инде. Һәм, әлбәттә, ял итәчәкмен», – дип белдерде Мәскәү татары Артур Сираҗиев.

Аланның командасында – тәҗрибәле әйдаманнар. Аларның күбесе инде 4-нче тапкыр әйдаман, кайберләре үткән сменаларда директор да булганнар. Әйдаман абый-апаларның төп максаты – балаларга онытылмаслык смена һәм хис-кичерешләр бүләк итү.

«Мин үзем Сәләттә 2015-нче елдан бирле. Беренче тапкыр әйдаман булып «Сәләт-Шәхес»кә барган идем. «Сәләт-Шәхес» – ул минем смена! Сәләт миңа үсү мөмкинлеген бирә, биредә үземне таптым. Дусларым да бик күп! Ә балалар мәхәббәте һәр җәйне үзенә тарта. Шуңа да мин бүген монда кызыл футболкада басып торам. Сәлкешләр, үзегезне эзләгез! Моны сезнең өчен беркем дә эшләмиячәк. Үзегез өчен яңа дөнья, яңа офыклар ачыгыз! Иң мөһиме – теләк һәм барысын да булдырырсыз!»  дип теләде сменаның өлкән әйдаманы Роман Стрельников.

Теркәлү узганнан соң сменаның директоры Альбина Кадирова һәм «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та әти-әниләргә, сәлкешләргә теләкләрен җиткерделәр.

«Без биредә зур, дус-тату гаилә. Тик һәрберебез – уникаль һәм кабатланмас шәхес. Сәләт сезне һәрьяклап ачарга әзер. Инде бүгеннән уңышлы киләгәгегез өчен нигез сала башлачагыз була», – ди Тимур Сөләйманов.

Әти-әниләр дә балаларының тормышта үз юлларын табуын кайгыртулары билгеле. Моның өчен алар Сәләт берләшмәсен сайлап алганнар.

«Балам Сәләт турында дусларыннан ишетеп кайткан иде. Үзем дә берләшмәнең эшчәнлеге турында бер тапкыр гына ишетмәдем. Аннары бергәләшеп социаль челтәрләрдә күзәтә башладык. Ә юнәлешне инде ул үзе сайлап алды. КВН белән күптәннән кызыксына, җырлый да, бии дә.  Улымның сәләтле яшьләр арасында тәрбияләнүен телим. Шуңа да без «Сәләт-Шәхес»кә килдек.  Биредәге балалар беренче карашка ук, чыннан да, бик сәләтле. Тормышта үз юлларын табачакларына ышанам. Бездән – әти-әниләрдән теләк шул!» – ди Казаннан Ландыш Әхмәтҗанова.

Үсеш юлыңны сменада табу авыр түгел. Инде алданрак игълан ителгәнчә, быел сменаның уку-укыту программасы 3 юнәлешкә бүленгән: КВН, шәхси үсеш һәм кече яшьтәге балалар төркеме өчен махсус бүлек. Бик күп кызыклы кунаклар, танылган КВНчылар, алдынгы укытучылар да көтелә. Ә сменаның иң көтеп алынган вакыйгасы – «Иске Казан җыены» булачак.

Хәерле сәгатьтә, сәлкешләр!