«Cәләт» форумында «Асыл гаилә» җыены булып узды кире кайтырга

На форуме «Cәләт» состоялась встреча «Асыл гаилә»

Кичә «Сәләт» форумында «Асылташ» мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук берничә буында Сәләт белән бәйләнгән гаиләләр җыелды. 140 бала һәм аларның әти-әниләре форум мохитенә чумды, Биләр җирендә бергә вакыт уздырды.

Җыен «Асыл гаилә» проекты кысаларында узды. Аның максаты - Сәләт гаиләләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булдыру, «Асылташ» мәктәбеннән һәм «Бәләкәч» клубыннан килгән балаларны форум тирәлеге белән таныштыру, шулай ук катнашучыларның төрле яклап үсүе өчен шартлар тудыру.

Ачылыш тантанасында Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов һәм аның хатыны Венера Сөләйманова мөрәҗәгате белән видеоязма күрсәтелде.

«Без сезне изге Биләр җирендә күрергә шатбыз. Без сезне бик яратабыз һәм сезнең барыгызның да дуслашуыгызны һәм бергә күңелле вакыт үткәрүегезне телибез», - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Җәүдәт Сөләйманов.

«Асыл гаилә» җыенына үзенең хатыны һәм ике улы белән биюче, хореограф Нурбәк Батулла килде.

«Мин Cәләт белән 1997 елда таныштым, ул вакытта әтиемне (язучы һәм драматург Рабит Батулла, автор искәрмәсе) Биләргә лекцияләр укырга чакырдылар. Мин аның белән бергә килдем. Мондагы мохит һәм кешеләр шулкадәр минем күңелемә яттылар ки, мин лагерьда тагын бер-ике көнгә калырга булдым хәтта. Һәм менә шул вакыттан 25 ел үтте, ә мин һаман да монда, - дип сөйләде Нурбәк. - Мин Cәләттә барлык рольләрдә дә булып карадым: сәлкеш, әйдаман, башҗитәк, директор, спикер. Ул вакытта мин иң кечкенә катнашучы идем, ләкин барыбер олыларга тартылдым, чөнки бик кызык иде».

«Һәм менә хәзер минем балаларым язмышында да шушы тарих кабатлана, дип уртаклашты ул. Без әле килдек кенә, ә алар инде: «Ә ничә яшьтән алалар монда?» һәм «Мин монда кайчан кала алачакмын?» - дип сорыйлар.

«Асыл гаилә» программасы өч төп өлештән тора. «Иҗади гаилә» вакытында гаиләләр балалары белән бергә рәсем ясау буенча остаханәдә булды.

Бу көнне гаиләләр саф һавада спорт чараларында катнаша һәм «Корылтай» сәхнәсендә иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар.

Альбина Мирсайтова Cәләттә үзенең мәхәббәтен эзләве турындагы кызыклы вакыйга белән уртаклашты.

«Мин Cәләттә 2003 елдан бирле һәм менә хәзер Cәләтне шулай ук яратучы, бөтен җырларын һәм биюләрен хәтерләүче 33 яшьлек бала буларак, мин монда, рәхәтләнеп, гаиләмне алып килдем, - дип сөйләде Альбина. - Минем ирем дә Cәләт проектларында бик теләп катнашты, без шулай таныштык та инде. Ул «Cәләт-Саба» аланы ачылышында катнашты, ә мин тумышым белән Саба районыннан. Мин «Cәләт-Бөгелмә» аланын ачтым, ә ул Бөгелмәдән. Менә шулай язмышларыбыз бәйләнде дә инде», - дип сөйләде ул.

«САФ» татар балалар радиостанциясе проектның партнеры булды. «Асыл гаилә» җыенын «Cәләт» форумында ел саен үткәрү планлаштырыла.