XIX «БикаФест» фестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе башланды ← кире кайтырга

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XIX Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады.
Фестивальнең максатлары:
- иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән максатлы рәвештә һәм даими эшләү, аларның проблемаларына дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;
- җыр һәм шигърият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү;
- балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль культура тәрбияләү;
- сәләтле балалар һәм яшьләр – республиканың интеллектуаль-рухи потенциалы булуын тагын да ассызыклау, җәмәгатьчелеккә җиткерү;
- сәләтле балаларның һәм яшьләрнең дусты, фикердәше, яшьләр лидеры, меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерү.
«БикаФест» ике этапта үткәрелә:
1 нче этап – гаризалар кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу (20 нче октябрь – 20 нче ноябрь).
2-нче этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу.
Беренче этап нәтиҗәсендә катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла. Ул 2020 нче елның 4 нче декабрендә Сәләт Йортында (Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт) узачак. Конкурс нәтиҗәсендә фестивальнең Гала-концерты булачак. Ул 2020 нче елның 5 нче декабрендә булачак. Гала-концертта «БикаФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.
«БикаФест» фестивалендә иҗади коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар катнаша. Катнашучыларның яше 12-дән алып 22-гә кадәр. Алар төрле вокал юнәлешендә һәм нәфис сүз осталыгында ярыша ала.
«БикаФест» фестивале ике юнәлеш буенча үткәрелә:
Музыкаль юнәлеш:
1. Иң оста автор-башкаручы
- 12 яшьтән 15-кә кадәр;
- 16-дан 22-гә кадәр;
2. Иң оста коллектив-башкаручы
- кече форма (дуэт, трио);
- ансамбль;
3. Татар халык җырын иң оста башкаручы
- 12-дән 15-кә кадәр;
- 16-дан 22-гә кадәр;
4. Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы
- 12-дән 15-кә кадәр;
- 16-дан 22-гә кадәр;
5. Татар җыры стилизациясе
- 12-дән 15-кә кадәр;
- 16-дан 22-гә кадәр.
Әдәби юнәлеш:
1. Үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция)
- 12-дән 15-кә кадәр;
- 16-дан 22-гә кадәр;
2. Башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция)
- 12-дән 15-кә кадәр;
- 16-дан 22-гә кадәр.
Конкурска татар телендә төрле характерда булган ике әсәр әзерләү зарур.
Бәйгене оештыру комитеты Сәләт Йортында (Казан, Островский ур., 23-нче йорт) урнашкан. Элемтәләр өчен телефон: 8 (843) 292-16-00. Эш сәгатьләре: 9:00-18:00.Тулырак мәгълүмат - НИГЕЗЛӘМӘдә.