Нәфис Сираҗетдинов Рәсәйнең иң яхшы студенты исемлегендә кире кайтырга

Нафис Сиразетдинов признан лучшим студентом России

Сәләт проектларында актив катнашучы, КФУның беренче курс магистратурасында укучы Нәфис Сираҗетдиновны Симферопольдә узган «Студент года-2017»  Рәсәй милли премиясендә җиңүе белән котлыйбыз. Ул гран-прига ия булды. Бу уңышы хакында үзе белән сөйләшеп алдык.

 

- Нәфис, нинди хис-кичерешләр белән кайттың?

- Әле аңлашып та бетә алмыйм, җиңүемә ышанып бетеп булмый.

- Җиңүеңә ышанычың бар идеме?

- Юк, әлбәттә. Чөнки барлык катнашучылар да бик көчле иде.  

- Бәйгедә иң авыры нәрсә булды?

- Спортка кагылышлы нормативларны тапшыру. (Көлә )

- Ничек уйлыйсың, нәрсә аркасында син җиңүче булдың?

- Авыр сорау. Әлбәттә, мин үземнең әти-әниемә рәхмәтле, аларның тәрбиясе минем тормышымда, үсешемдә зур роль уйный. Дусларыма, Университетыма, ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, ТРның талантлы яшьләр академиясе каршында да баш иям . Бу җиңү – минем җиңү генә түгел, ә барыбызның да җиңүе. Яшьләр белән берлектә мондый чаралар оештырып, катнашып без үзебезгә тәҗрибә туплыйбыз, булган белемнәребез белән уртаклашабыз, шуның нәтиҗәсендә республикабызга, илебезгә үз өлешебезне кертәбез.   

- Безнең проектларда катнашуың ярдәм итми калмагандыр?

- Сәләт – Республикабызда үз сәләтемне ачарга ярдәм итүче иң беренче оешма иде. 2012-нче елда мин беренче тапкыр Сәләт Форумына бардым, шунда яшьләрнең сәләтләрен, үз традицияләрен саклауларын күреп сокландым. Бу Форумны мин беркайчан да онытмам. «Сәләт» берләшмәсе ярдәмендә мин беренче тапкыр чит илне күреп кайттым: «Selet Prague School» проектында катнаштым.

- Бәйгедә җиңү яулап, берникадәр акчалата бүләкне нәрсәгә тотачагыңны уйлап куйдыңмы инде?

- Юк шул әле. Хәер, бу мөһим түгел, минемчә.

- Ә нәрсә мөһим?

- Республикабызның йөзенә кызыллык китермичә Рәсәй күләмендә дәрәҗәле урын яулавым..

-Афәрин!