Сәләттә яңа проект: «Talkыш калеве» дискуссион клубы кире кайтырга

Новый проект – дискуссионный клуб «Talkыш калеве»

«Телләр белгән илләр гизгән» диләр. Сәләт берләшмәсе үзенең 50 проектына өстәп тагын бер яңа проект башлап җибәрә. «Talkыш калеве» инглиз телендә узучы дискуссион клубның кичә беренче очрашуы узды. Проект җитәкчесе Диләрә Кәримуллина белән очрашып әлеге проект турында фикер алыштык.


- Диләрә, Сәләттә син ничәнче елдан? 

- 2014-нче елдан. Җәй саен «Сәләт-Раушан» сменасына бара идем. Бу сменага бер эләксәң, чыгып булмый. Дус, тату команда үзенә һәрвакыт тартып тора.  Нинди генә хәлләрдә калсаң да, ярдәм кулын сузарлык команда. Барысының да йөзендә шатлык, бәхет нуры бөрки, энергияләре ташып тора.

- Сәләт синең өчен ул  – …

- Беренче чиратта, дуслар. Сәләт тагы да үсәргә ярдәм итүче, мотивациягә өндәүче мәйдан. Сәләткә килгән саен мин үземә нинди дә булса яңалык ачам. Сәләт аркасында мин һәръяклап талантымны үстерәм.


- Ни өчен бу проектка алынырга булдың?

- Мин, кычганыч, тумышым белән Казан кызы түгел, шуңа да Сәләт проектларында бик актив катнаша алмадым. Ләкин хыялым зурдан иде. Бүгенге көндә мин КФУ студенты. Сентябрь аенда «Фәнсар»да узган Сәләт активы мәктәбендә катнашканнан соң, әлеге проектны тормышка ашырасым килгәнен белдердем. Мин чит ил телләре белән кызыксынам. Аеруча инглиз һәм испан телләре күңелемә якын. Бу телләрне тирәнтен өйрәнү өстендә эшлим. Бу проект кысаларында үзем дә һәм проектта катнашучылар да теллләрен камилләштерә алачак. Үзегез беләсез, мәктәпләрдә безгә күбрәк теориясен өйрәтәләр, ә монда бер-берең белән аралашып практик яктан телне яхшыртып булачак. Шуны да әйтеп үтәсем килә: дәресләр бары тик инглиз телендә генә узачак.


- Ни өчен «Talkыш калеве»?

- Бу идея иптәш кызым белән бер сөйләшеп утырганда туды. Проект исеменә Talk, Speak, Share кебек сүзләр һәм, әлбәттә, татар сүзе дә кертәсе килгән иде. Без бит Сәләтлеләр! Телләр генә өйрәнеп калмыйча, татар милли ризыклары белән чәйләп алулар да күздә тотыла. (Көлә)

- Тәм-томнар белән чәй эчәргә кайчан килергә? (Көлә)

- Һәр атнаның чәршәмбе көнендә төрле темаларга диалог форматында аралашачакбыз, ә дүшәмбе көнне инглиз телендә фильмнар карарбыз дип планлаштырдык.  Spell battles, күренекле кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар да күздә тотыла.


- Сәлкешләргә теләкләрең

- Сәләткә килегез. Мөмкинлек чыгуга ук Сәләттә булырга тырышыгыз. Файдалы ял итегез. Күңелегезгә нәрсә ошый, шул өлкәне сайлап, алга таба да үсәргә тырышыгыз. Үз-үзегез булып калыгыз һәм онытмагыз: күбрәк көч куйган саен, нәтиҗәсе дә яхшырак була.