Яңа мөмкинлекләр кире кайтырга

Новые возможности сайта
Кадерле укучыларыбыз! Зур шатлык хисләре белән сезнең игътибарга рәсми сайтыбызның яңа – татарча латиницада транслитерацияле версиясе булдырылуы хакында хәбәр итәбез!

1994-нче елдан бирле Сәләт берләшмәсе эшчәнлегендә 90 меңнән артык активист, ветеран һәм укытучылар катнашты.

Проектларыбызның күпчелеге халыкара статусын йөртә. Мисалга, ел саен уздырылучы Халыкара уку-укыту Сәләт яшьләр форумы үз кочагына бөтен дөньядан 5 мең сәләтле баланы һәм яшьләрне җыя. Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең Казан яшь эшмәкәрләр форумында меңләгән максатчан үз эшен башлаучылар катнаша, махсус стартап платформада онлайн укыту дәресләре ала.

«Ефәк канат» проекты кысаларында Сәләт мәктәпләре һәм сменалары чит илләрдә дә үткәрелә. Быел Канадада беренче тапкыр Халыкара «Сәләт-Монреаль» уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагере уздырылачак. Проектның төп максаты булып милләттәшләребезне берләштерү, татар телен, мәдәниятен популярлаштыру, Сәләт берләшмәсе эшчәнлегенә яшьләрне җәлеп итү тора.

Бүгенге заманда, глобальләштерү чорында интернет ярдәме белән илләр арасындагы чикләр югала. Сәләтнең рәсми сайты берләшмәбезнең көзгесе булып тора. selet.biz сайтының транслитерацияле версиясе безгә офыкларны киңәйтергә булышыр, татар алфавитын куллана белмәүче фикердәшләребез белән тагын да якынайтыр, Сәләт дөньясына килеп үсеш юлын табарга ярдәм итәр.

Сайтыбызның сылтамасы белән чит илләрдә яшәүче дусларыгыз белән дә бүлешегез. Бергә булганда без көчле!