«Sanak-lab» сменасында «Фәнсарния» кышкы уеннары үтә кире кайтырга

На смене «Sanak-lab» проведут первые зимние игры «Фәнсарния»

Яңа елны ничек башласаң, шулай дәвам да итәсең, дип сөйлиләр. 3–8-нче гыйнварьга кадәр Алексеевск районы Биләр каласының «Фәнсар» үзәгендә, «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе сменасында онытылмаслык 6 көн уздырырга тәкъдим итәбез.

Смена программасында информатика фәне буенча БДИга әзерләнү, төрле сайтлар ясау, С++ программалаштыру нигезләре, кушымталар булдыру, гамәли математика һәм системалы администрацияләүне өйрәнү каралган.

Дәресләрне Сәләт IT-үзәк һәм Sanak-lab лабораториясенең белгечләре алып бара: системалы администрацияләү – Ринат Сафин, сайтларны төзү – Витя Евлампьев, программалаштыру нигезләре – Азат Солтанов, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын булдыру – Румия Солтанова, гамәли математика – Рөстәм Гарифьянов.

Моннан тыш, сменада яңа ел карнавалы, «Удиви мине!» концерты, гитара кичәсе һәм зур интеллектуаль турнир, шулай ук беренче тапкыр «Фәнсарния» кышкы уеннары, квестлар, таудан шуулар да уздырылачак. «Фәнсарния» уены кысаларында бобслей, чаңгы ярышлары, биатлон, болан чабышлары буенча зур эстафета көтелә.

Проект җитәкчесе Ләйсән Сабитова:

-Мин балаларны бик нык яратам! Аларга үсергә, яңа үрләр яуларга, булышырга – миңа бик ошый. «Sanak-lab» – минем инициатива, минем бала.
Ни өчен IT? Чөнки ул – киләчәк. Без, балалрга үз-үзләрен табырга булышабыз. Бу шулкадәрле киң өлкә, монда һәр теләгән кеше үзен таба ала. Сине көтеп калабыз! Гаризаны җибәрергә ашык!